16+

Җәмәгать транспортында йөрү бәяләре күтәрелерме?

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев үзләренең ведомствосы коллегиясе утырышында җәмәгать транспортында йөрү бәясен ел саен 1 сумга күтәрергә тәкъдим иткән иде.

Тарифларның күтәрелүе сөенечле хәбәр түгел, әлбәттә. Журналистлар матбугат конференциясендә шушы хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимовага да сорау бирде.
 – Җәмәгать транспортында йөрү бәясен күтәрү эшче төркем һәм республикада пассажирлар йөртү базарын өйрәнү нәтиҗәләренә таянып башкарылачак. Йөрү бәясен ел саен 1 сумга күтәрү идеясенә килгәндә, фикерләшү барышында идеяләр һәм башлангычлар күп булырга мөмкин. Ләкин, ахыргы карарны, үзенә җаваплылык алачак эшче төркем чыгарырга тиеш. Тарифны күтәрү нигезләнгән булырга тиеш. Пассажирлар йөртү базарын өйрәнгәннән соң, моны экспертлар хәл итә. Идеяләргә түгел, ә хәлгә тәгаен анализ бәяләмәсенә таяныйк һәм инде шуның нигезендә карар чыгарыйк, – диде Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading