16+

«Тарихы булмаган халык – тамырсыз агач»

Россиядә билгеле шәхесләр – артистлар, модельләр, журналистлар, сәясәтчеләр – тарихи белемнәре белән мактана алмый.

Россиядә билгеле шәхесләр – артистлар, модельләр, журналистлар, сәясәтчеләр – тарихи белемнәре белән мактана алмый.

Хәзерге заманда тарихны өйрәнүнең кызыгы да, файдасы да юктыр, күрәсең, мәгънәсез мәзәкләрдән көлеп, шамакайланып, файдасы булган тегермәнгә генә су коеп көн күрә адәм баласы. Өстәвенә, ул әле үзенең уңышы белән мактанып та йөри – наданлыкка мәдхия җырлана торган заманнар да килеп җитте.

Күптән түгел Comedy Woman шоуында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән генерал Дмитрий Карбышев исеме телгә алынган номер тирәсендә шау-шу купты. Ул 2013 елда ук күрсәтелгән, әмма халык нишләптер быел гына моңа игътибар иткән – моңарчы тарихны яхшы белүчеләр күзенә юлыкмаган, күрәсең, ә андый «тилеләр шавын» җитди кеше карамый. Номерда «Генерал Карбышевның туңган җаны сине кочаклады» дигән сүзләр яңгырый. (Мәгълүм булганча, Карбышевны фашистлар бозлы су сибеп җәзалый.) Шау-шу купкач, бу сүзләрне әйтүче Наталья Медведева, аңлашырга теләп, инстаграм битендә гафу үтенгән. Ул бу персонажны уйлап чыгарылган дип аңлаган, генерал турында бернәрсә дә белмәвен әйткән. Текстның шоу авторлары тарафыннан язылуын һәм телеканал продюсеры, проектның әдәби җитәкчесе тарафыннан хуплануын да аңлатып үткән «йолдыз».
Утыз өч яшьлек актрисаның үз гаебен танып гафу үтенүе – яхшы, әлбәттә, әмма мәктәп директоры баласы һәм өлгергәнлек аттестаты белән бергә көмеш медаль дә алучы кеше өчен генерал Карбышевны белмәү – башка сыймаслык хәл. Мондый хәлләр сирәк очрамый, алар хәзер адым саен. Кеше арасында йөреп, телеэкраннарда йөзең күренеп, матбугат битләрендә исемең чалына икән, бәлки кайбер очракта дәшми калуың хәерледер? Кем әйтмешли, дәшми торсаң, бәлки акыллы дип уйларлар? Тарихны гына түгел, мәктәп программасын бөтенләй белмәвеңне нигә бөтенесенә фаш итәргә? «Мисс Калининград», «Мисс Россия» титулына ия булган Инна Жиркова (танылган футболчы хатыны), мәсәлән, Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен белми. Маршак белән Бартоның кем икәнен әйтеп бирә алмаган «мисс», әлеге шау-шулы әңгәмә тирәсендә бәхәс чыккач, бу титулдан баш тарта. Бер журналист Россиядә 8 миллион халык яши дип исәпли һәм бу турыда аптырашлы сорау яңгырагач: «Мин гуманитарий, саннарда тирән йөзмим», – дип җавап бирә. Икенче бер каләм иясе метрода дүртпочмаклы сумка шартлагач, ни өчен ул урында түгәрәк формасында тишек калган дип аптырый. Әлеге язманы басарга ярый дип рөхсәт бирүче мөхәррир дә физиканы бик тирәнгә төшеп укымаган бугай.

Яңадан тарихка әйләнеп кайтсак, бу өлкәдәге бушлыкны тутырырга теләп, хәзер аның буенча БДИ кертергә карар кылынды – 2020 елдан ул мәҗбүри булачак. Ләкин бу мәшәкатьне чишү юлы түгел, аны тагын да катлауландыру гына. Тестлаштыру ысулы белән имтиханга әзерлек – кыска-кыска мәгълүматны ятлау, тарихи вакыйганы тулысынча өйрәнү, аның тулы картинасын тудыру түгел. Андый тестларда алда атап үтелгән генерал Карбышевның фаҗигасе ни рәвешле телгә алыныр икән? Тарихны өйрәнүнең хәзерге алымы да нәтиҗә бирми, ә БДИ хәлендә бу бөтенләй белемсез калдырачак. Репетиторлар өчен файдалыдыр бу, әмма укучылар өчен түгел. Репетитор белемне ярып салмый, ул бары тик имтихан бирерлек дәрәҗәгә генә җиткерә. Хәзер 11 нче сыйныфта Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнүгә 6 сәгать каралган. Шушы вакыт эчендә сугышның төп вакыйгалары, бәрелешләр һәм фактлар гына түгел, аның каһарманнары белән дә таныштырып өлгерергә кирәк. БДИ булгач, анда тест җавапларына «плюс-минус» куеп утырачаклар. Шуннан соң хәзерге буынның тарихны белмәвенә аптырыйсы да түгел. Кайсылары бәлки кинолар карыйдыр, әмма хәзергеләрен карамавың хәерле, анда тарихи дөреслк чагылдырылмый, хәрби консультант дигәннәрен бөтенләй күрмисең дә. Аларның сценариен әлеге дә баягы Comedy Womanчылар язадыр төсле. «Тарихы булмаган халык – тамырсыз агач» ди һинд әйтеме, ул тамырларны югалтып бетергәч, кабат барлап булырмы соң?

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading