Яңа ел бәйрәмнәреннән дә файдаланып калырга булды Түбән Майна авылы бу юлы.
Авылга кайтучыларның да күплеген истә тотып булса кирәк, авылда яңа мәчет ачылуга 25 ел тулуны билгеләп үттеләр. 1994 елның 1 октябрендә Аксубай районы, Түбән Майна халкы күңелендә мәңгегә кереп калган вакыйга була: 60 елдан соң, ниһаять, мәчет ачыла. Яңа мәчет турында әйтүем. Майна халкы тарихындагы чираттагы мәчет...
Тарихта калганнардан
Чираттагы дим, чөнки майналылар электән диндар, иманлы адәмнәр булып саналган. Сәер түгел, чөнки бу җирлек тарихта Болгар иленең башкаласы булып торган Биләр биләмәләренә кергән. Майна халкының борынгы бабалары урнашкан Салкын Чишмә авылы болгар бабаларыбызның мәркәзеннән биш-алты чакрым ераклыкта гына урнашкан була. Хәзерге вакытта Югары кыр дип аталган урыннан Түбән Майна исемен алачак урынга бабаларыбыз, чукындыру сәясәте белән бәйле рәвештә, 1750 елларда күченеп утырган. Ә инде берничә дистә елдан, Екатерина патшабикәнең акыллы карарыннан соң, биредә мәчет тә төзеп куялар. Соңрак мәктәп-мәдрәсәсе дә ачыла, Майна авылы мәхәллә үзәгенә дә әверелә һәм авыл муллалары күрше-тирә авылларга да имам булып тора башлый.
Архив материаллары буенча Түбән Майнаның безгә билгеле иң элеккеге имамы – 1793 елгы документта телгә алынган Бикмөхәммәт Ходайбирде улы. 1857 елдан алып 1920 елларга кадәр авылның дини эшләре белән татар халкына бик күп күренекле шәхесләр биргән Тәрҗеманилар нәселе җитәкчелек итә. Чыгышлары белән хәзерге Әлки районына кергән Әнҗерә авылыннан була алар. Нәселнең башында торган Тәрҗеман бабай егет чагында Бохарада укып, заманының зур гыйлем ияләреннән саналган.
Тәрҗеманилар нәселен Түбән Майна авылында таратучы Мифтахетдин улы Шәрәфетдин мулла була. Шәрәфетдин хәзрәтнең ир балалары барысы да әтиләре кебек үк Казандагы Апанай мәдрәсәсен тәмамлый. Олы улы Минһаҗетдин, 1889 елда указ алып, авылга азанчы һәм сабиан булып кайта. Шул ук елда энесе Бәдретдин дә икенче имам һәм мөгаллим булып кайтып төпләнә. 1904 елның декабрендә Бәдретдин хәзрәт Түбән Майнада яңа мәчет төзергә рөхсәт ала. 1905-1907 елларда Кама аръягындагы урманнардан нарат агачы ташып яңа мәчет һәм мәдрәсә биналары төзелә.
Совет чорында
Аңлашыла ки, Октябрь инкыйлабы Түбән Майнада да үз эзен салмыйча үтә алмый. 1918 елны авыл мәдрәсәсе беренче баскычлы совет мәктәбе итеп үзгәртелә. Илдә барган вакыйгалар Тәрҗемани муллаларның Майнадагы вәкилләренә зур зыян сала. Кәшафетдин мулла, кызыллар белән бәрелештә яраланып, 1918 елның язында һәлак була. Минһаҗетдин мәзин һәм Бәдретдин мулла, эзәрлекләүдән качып торган вакытта сәламәтлекләре какшап, бер-бер артлы вафат булалар.
Большевиклар хөкүмәте совет хакимиятенең беренче елларында диннең йогынтысын киметергә тырышса да, ачыктан-ачык тыю юлыннан бармый әле. 20нче еллар башында авыл мәхәлләсе яңа кануннар нигезендә дини оешма буларак теркәлә. Түбән Майнада муллалар калмагач, авыл халкы 1924 елда имам хатип итеп Такталы авылыннан атаклы коръән-хафиз Зариф Камаловны чакыра. Камаловлар төбе дә Тәрҗеманилар кебек үк татар халкының күренекле нәселләреннән санала.
1929 елның көзендә авылда колхоз оештыру буенча үткәрелгән җыелышта берничә активист мәчет бинасында балалар бакчасы ачарга дип тәкъдим итәләр. Шул ук елны, кулак буларак сөрелү куркынычы килеп тугач, авылның азанчысы Хәнәфия Минһаҗетдин улы Тәрҗеманов гаиләсе белән Себер якларына качып китә. 1930 елның язында Зариф мулла, кулаклар категориясенә кертелеп, кулга алына. Картлар сөйләве буенча, аны төрмәгә озатканнан соң, дүрт тәрәзәле кечкенә өеннән ике арба китап төяп чыгып, Биләр милициясенә мич кабызырга илтеп ташлыйлар. Концлагерьда чагында Зариф мулланы андагы тоткыннар хөрмәт йөзеннән эшкә йөртмәгәннәр. Зариф хәзрәт мәхбүс хәлендә Караганда өлкәсендәге бер лагерьда үлеп кала.
1936 елда, ниһаять, большевиклар теләкләренә ирешәләр: мәчет бинасы, гыйбадәт өчен ябылып, клуб буларак файдаланыла башлый. Ләкин шул ук елның декабрендә, дин тоту иреген игълан иткән яңа конституция кабул ителгәч, халык таләбе белән мәчет яңадан мәхәллә карамагына кайтарыла. 1937 елның көзендә мәхәлләнең терәге булган дүрт бабай кулга алынып, шуларның өчесе атып үтерелә, берсе ун елга концлагерьга озатыла. Шушы хәлләрдән соң авылда динне яклап каршылык күрсәтерлек кешеләр калмый. 1938 елның 15 декабрендә, Биләр районында иң соңгылардан булып, Түбән Майна мәчете ябыла. Башта аны клуб, ә соңыннан амбар итеп файдаланалар. Яңа тәртипләрнең тантанасы буларак, 1939 елның августында мәчетнең манарасы киселә. Шулай итеп, большевизм Түбән Майнада да җиңеп чыга...
Яңа чор
Тарих тәгәрмәче әйләнә тора. Берзаман илдә иҗтимагый тәртипләр дә үзгәрә башлый, халыкка үзе теләгәнчә яшәү мөмкинлеге дә ачыла. 1991 елның гыйнвар аенда Түбән Майнада җыелыш үткәрелеп, яңа мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелә һәм мөтәвәллият оештырыла. Мәчет төзү өчен җаваплы һәм мөтәвәллият рәисе итеп пенсиядәге укытучы Хәлиулла бабай Исмәгыйлев сайлана. Хәлиулла бабайның ул чактагы «Уңыш» колхозы рәисе, шушы авылны сулы, газлы иткән Рәшит Сабиров янына көн саен йөрүен әле дә хәтерлиләр. Алар икәүләшеп, әле Чистайга, әле Казанга китеп баралар, бер очрашудан икенчесенә йөри-йөри, хәтта Гарәп Әмирлекләреннән килгән дин вәкилләре белән дә очрашуга эләгәләр. Рәшит Салих улының бер танышы – урманнан агач, икенчесе – кирпеч, өченчесе башкасы белән ярдәм итә.
Мәчет төзү чыгымнарын каплар өчен, авыл халкыннан һәм читтә яшәүче авылдашлардан акча җыела. Шул ук елның июлендә Дини идарә казые Габделхак хәзрәт Саматов катнашында мәчетнең беренче нигез ташы салына. 1993 елның августында айлы манара торгызылып, авыл өстендә ничә дистә еллар ишетелмәгән азан яңгырый, ә бер елдан мәчет намаз укырлык хәлгә китерелә һәм октябрь аенда рәсми рәвештә ачыла.
90нчы еллар башында Казанда азатлык хәрәкәтендә катнашып танылу алган актив яшьләрнең берсе Рафик Насыйров 1993 елда туган авылына кайта. Мәктәптә укыта башлый, шуның белән берлектә, балалар һәм өлкәннәр өчен Ислам дине нигезләрен өйрәнү дәресләре оештыра. Соңрак мәктәп директоры булып сайлана. Авылда яшәп, балалар укытып, авыл халкы арасында иман нигезләре алып барган ир, туган ягы тарихын өйрәнеп, диссертация яклый һәм фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия була. Үзе директор, үзе хәзрәт, үзе фән эшлеклесе... – белмим, бәлки мондый кешеләр Татарстанда башка юктыр да. Булса да, күп түгелдер.
Тагын бер мәчет
Совет елларында авылның элеккеге мәчете торган урында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзелгән иде. Рафик Насыйров идеясе белән, шул урында тулы бер уникаль проект барлыкка килә – Шәһитләр мәчете. Һәйкәлне казыганда, аның төбендә элеккеге мәчетнең өлешләре – имән агачлар да табыла. Шушы мәчеттә мулла булып торган, югарыда аталган Кәшафетдин хәзрәтнең оныгы Наил кирпечләр кайтара, шушы авыл кияве мәрхүм Фазыл Мингалимов төзүчеләрен бирә. Корылма мәйданы тулысынча тотып алынган.
– Мәчет урыны кадерсезләнмәсен өчен, – ди Рафик хәзрәт. – Икенчедән, пәйгамбәребез сөннәте буенча гаетләр ачык һавада укылса, әйбәтрәк, дип санала. Ә намаз укылган җир чиста булырга тиеш. Без монда берничә гаетне укыдык та инде. Шәһитләр мәчете дип аталуы да очраклы түгел. Чөнки, беренчедән, совет елларында торган һәйкәлгә язылган авылдашларыбызның исемнәрен хәтердән җуясы килмәде, икенчедән, чын мәгънәсендә шәһитләр (репрессия корбаннары) исемнәре дә урын алган.
9 Май бәйрәмнәре әле дә шунда уза. Хәзер инде мәгънәви яктан башка рухта. Сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә манаралы һәйкәл беркайда да юк дип беләм әле.
– Рафик гел хәрәкәттә ул, һаман нидер эшли, кора. Еш кына аның ниләр эшли башлаганын аңламыйбыз да. Соңрак кына ул башлаган эшләрнең йә яңа мәктәпкә, йә шушы Шәһитләр мәчетенә әверелүен аңлыйбыз, – ди Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, шаяртып. Район әйдаманы Майна җирлегендә башкарылган эшләрне башкаларга да үрнәк итеп китерде һәм шушы җирлектә, башка авыллардан да килеп, Майнаның тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды.
Тарихны белмичә алга баруы авыр шул...
Комментарийлар