16+

Ташлардан да җылы тапкан Марсель Галиев фотокүргәзмә ачты

Бүген “Татмедиа” галереясында Г. Тукай  исемендәге дәүләт бүләге иясе, язучы Марсель Галиевның Алтайга багышланган фотокүргәзмәсе ачылды. 

Ташлардан да җылы тапкан Марсель Галиев фотокүргәзмә ачты

Бүген “Татмедиа” галереясында Г. Тукай  исемендәге дәүләт бүләге иясе, язучы Марсель Галиевның Алтайга багышланган фотокүргәзмәсе ачылды. 

Ни өчен Алтаймы? 

“Алтай — халкыбызның алтын бишеге. Бу изге җирне бер барып күргән кеше икенче, өченче тапкыр бармыйча түзә алмый, диләр. Бу чыннан да шулай”, - диелә күргәзмәнең авторы хакында белешмәдә. 

-Мин профессиональ фотограф түгел, өйрәнчек кенә. Мин гомер буе Алтайга барырга хыяллана идем. Биредә күргәннәрнең бер проценты гына. Ул гаҗәп, Җир шарының Ходай Тәгалә яраткан бик матур җире. Бабайлар ул җирне юкка сайламаганнардыр, - дип аңлатма бирде Марсель әфәнде күргәзмә ачылу тантанасында.


Фоторәссамны зурлап, аның каләмдәшләре, җитәкчелек тә фикерләрен җиткерде. 

-Текст белән генә тормыш бармый. Фотографиянең дә роле бик зур. Безнең бурыч — фотографларга мөмкинлек бирү. Кызганычка, ниндидер бер вакыт аралыгында аларга, фотожурналистикага игътибар кимеде. Ә фотожурналистика ул бик көчле журналистика. Кайбер фотосурәтләр белән әллә нәрсәләр башкарырга мөмкин, - ди “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. 

Марсель Галиев хакында өч фикер

Җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Разил Вәлиев: “Марсель Галиев — тумыштан ук рәссам. Ул инде мәктәптә укыганда ук рәсем ясаган, тумыштан ук рәссам булып туган. Әсәрләрне дә ул сүз белән язмый. Әсәрләрен укыгач, бөтен нәрсә күз алдына килеп баса. Мин аның иренмәвенә шакката идем. Бер-ике фото төшерер өчен Алтайга да чыгып китә”. 

Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла: “Марсель бер күргәзмәсен оештырган иде инде. Шунда мин аңа шаккаткан идем. Ул гөмбәдә дә характер күрә. Бу бары тик рәссам эше генә”. 

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: “Адәм баласы таштан салкын эзли. Бик мәзәк, шул ук вакытта уйландыра торган әйбер. Марсель абый ташлардан да җылылык таба, аларга исем куша. Син ул ташка карап торасың, бер нәрсә дә күрмисең. Ә менә ул аны күреп, тасвирлаганнан соң, артыңа утырасың. Ничек адәм баласы моны күргән дә, сиңа тәкъдим иткән? Моны теләсә кем күрә алмый”. 
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading