16+

ТАССР тарихында кара алтын эзләре

ТАССРның бер гасырлык юбилей елында татар нефте турында язып китмәсәк, тарих безне кичермәс. Кара алтын тарихы үзе дә чирек гасырга гына калыша – быел беренче скважинадан нефть фонтаны атканга 77 ел.

ТАССР тарихында кара алтын эзләре

ТАССРның бер гасырлык юбилей елында татар нефте турында язып китмәсәк, тарих безне кичермәс. Кара алтын тарихы үзе дә чирек гасырга гына калыша – быел беренче скважинадан нефть фонтаны атканга 77 ел.

Бик борынгы булып күренергә теләп, тирәнгә үк төшеп китмибез. Югыйсә республиканың хәзерге көньяк-көнчыгышында дегет чишмәләре хан чорында ук булган һәм табигатьнең бу нигъмәтеннән гасырлар буена файдаланылган. Патша чорында исә аны Россиядә беренче булып эшкәртү эшләрен дә нәкъ менә татар старшинасы башлап җибәргәнлеге мәгълүм. Әмма төркиләр тарихны теркәп бару белән шөгыльләнмгән, алар аны ясаган.

Нефть – тарихны үзгәртергә, дөньякүләм вакыйгаларга тәэсир итәргә сәләтле. Бөек Ватан сугышы чорында Гитлерның Сталинградтан соң Казан тарафына борылырга тиеш булганы архив документларында теркәлгән. Кавказдан кала Идел буе җир маена бай булуын чамалаганнар, күрәсең, буш дала ягы бер дә кызыктырмаган. Ә татар нефтенең шул дәһшәтле чорда табылуы, һичшиксез, сугыш нәтиҗәләренә тәэсир ясамый калмаган. Үткәннәргә кайтып, уйланып карасак, табигать нигъмәтләрен табу һәм эшкәртү өлкәсендә патша Россиясе бик артта калмыйча, җир мае алданрак табылып, файдасы иртәрәк күрелә башласа, тарих башкачарак булыр иде. Әмма ничек бар – шулай бар, тәүге тапкыр татар нефте фонтаны узган гасырның 40нчы елларында, ТАССР оешып, ике дистә ел узгач кына ата.

СССРда әүвәл “Икенче Баку” дип аталган төбәк тора-бара кара алтын табу буенча Әзәрбайҗанның үзен (шуның белән бергә Башкортстан, Куйбышевны да) узып китеп, 1956 елда беренчелеккә чыга, 1971 елда исә беренче миллиард тонна кара алтын табуга ирешә.
Нефть табыла башлау республика тормышына, әлбәттә, зур йогынты ясый: яңа шәһәр-бистәләр, күпләгән эш урыннары, нефтехимия комплексы барлыкка килә, шул төбәктә сугыштан соң авыр хәлдә булган авылларга нефтьчеләр өчен азык-төлек китерелә башлый, юллар салына. Ә колхозларда «трудодень»га эшләгән чор бит әле бу. Нефть табу буенча ил күләмендә республика – беренче, ә авылларда халык «трудодень»га эшли. Совет чорының парадокслыгы шактый инде ул үзе. Дистә еллар буена татар нефте СССР икътисадын тотрыклы итә, әле шуңа өстәп Европа, Балтыйк буен да туендырасы бар. Узган гасырның 70нче елларында дөньяда бары тик биш дәүләт – АКШ, Согуд Гарәбстаны, Иран, Венесуэла, Гыйрак кына ТАССРдан күбрәк кара алтын таба.

Җир куеныннан суыртылган миллиард тонналар, бөек җиңүләр турында әйтергә генә җиңел, ә ул күпме фидакарьнең каһарманлыгы, меңләгән кеше язмышы.

Лениногорскида гомер кичерүче нефть ветераны Гомәр ага Хөснетдинов сүзләренчә, әүвәлге чорда бер дә җиңел булмаган. “Безнең вакытта качалка дигән нәрсәләр юк, торбалар буйлап нефть үз басымы астында гына ага иде. Үзебез белән алып барган ашамлык-чәйләрне янып торган факел янына куя идек. Кулларны әрем белән сөртеп чистарта идек, салкында туңып бармаклар ап-ак була иде. Ничегрәк булганын күзаллыйсыгыз килсә, әйтәм – акырып елаган чаклар да булды...”, – ди ул. Әмма халык бирешмәгән, тырышкан, бишьеллык планнарны дүрт елда үтәп, республика, ил язмышы өчен борчылган, киләчәк буыннар өчен олы мирас калдырган. Алда әйтелгәнчә, төркиләр сыман, кара алтын табучылар үз тарихын үзләре ясаучы, шул исәптән республика тарихында аларның эзе тирән уелган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading