16+

ТАССРның 100 еллыгына багышлана барлык чаралар

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 28 августта Министрлар Кабинеты бинасында узган брифингта бүгеннәрдә республикадагы барлык эшләрнең һәм мәдәни чараларның ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелүен әйтте.

ТАССРның 100 еллыгына багышлана барлык чаралар

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 28 августта Министрлар Кабинеты бинасында узган брифингта бүгеннәрдә республикадагы барлык эшләрнең һәм мәдәни чараларның ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелүен әйтте.

Чаллы “Победа”сы

-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 29 августта Чаллы шәһәрендә “Победа” футбол манежын һәм КамАЗның ябык түбәле хоккей бинасын ачу чарасында катнаша. Республикада хәзер 40 хоккей залы исәпләнә, 30 мең кеше хоккей белән шөгыльләнә,-диде Лилия Галимова.
Республикада 4 футбол манежы төзелә.

Шакирҗанов эш куша

Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Шакирҗанов рәислегендә Идел буе федераль округы субъектлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә була. Анда “Торак һәм шәһәр мохите”, шулай ук “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм программаларын гамәлгә ашыру, төбәкләрне үстерү турында сүз барачак. Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне күчерү мәсәләсе тикшереләчәк.

Казанга татарлар җыела

Татарстан башкаласында 28-30 августларда Милли җыен уза. Лилия Галимова таныштырганча, җыенда Россиянең 68 төбәгеннән-500 һәм 30 чит илдән 50 делегат катнаша. Татар телен, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү турында фикер алышына.

Кабан күле чакыра

Түбән Кабан күленең ярларын төзекләндерү дәвам итә. Өч күл теземе ярлары тәртипкә китерелеп “боҗра” рәвешендә ялгана.
-29 августта Түбән Кабан күленең төзекләндерелгән ярының икенче чираты ачыла. Бу чара шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Кабан күле буйлары татарстанлыларның гына түгел, ә туристларның да күңеленә хуш. Биредә ял итү урыннары, спорт мөмкинлекләре, балалар уен мәйданчыклары ясалды. Кабан күле ярын ачу чарасында Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузованың катнашуы көтелә,-диде Лилия Галимова.
 Кабан күле буенда бу ялларда Республика һәм шәһәр көне бәйрәмнәрендә “Милли кием”, “Печән базары” фестивальләре оештырыла. Лилия Галимова татарларны һәм башка халыкларны бәйрәмгә милли киемнәрдә килергә чакырды.

Зур боҗра юл ачыла

Казанның Зур боҗра юлының Борисково бистәсе участогында юл төзелешләре бара. Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге 800 метр арада юл төзелеше узган елның июлендә башланган иде.
-Проект “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль программасы ярдәмендә башкарыла. Як-якка икешәр полосалы магистраль ясала, юл-транспорт чишелеше һәм җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүе эшләнде. Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участок 29 августта файдалануга тапшырыла. Юлны ачуда Россиянең транспорт министры Евгений Дитрих катнашачак. Зур боҗра юлның Борисково урамыннан Техническая урамына кадәрге арада юл төзелеше дәвам итә,-диде Лилия Галимова.

Милли китапханәгә рәхим ит!

Казанда 30 августта янә ТАССРның 100 еллыгына атап Милли китапханә ачыла. “Казан” милли-мәдәният үзәге бинасы (Пушкин урамы, 86) китапханә өчен үзгәртеп төзекләндерелде.
-Татар һәм дөнья әдәбиятын берләштергән китап фонды әлеге бинага бик хәстәрләп күчерелә. Биредә китапханәдән тыш, “театр+кино” залы, балалар залы, кафе эшләячәк. Милли китапханәне ачу тантанасында Президент Рөстәм Миңнеханов үзе дә катнаша. Ул борынгы китаплар күргәзмәсен дә карап узачак. Президент Рөстәм Миңнеханов шушы Милли китапханәдә быелгы лауреатларга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыра,-диде Лилия Галимова.

“Чайка” китте газда

Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәрге чорга исәпләнгән федераль программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Республикада автомобильләргә газ тутыру өчен махсуслаштырылган 10 станция (АГНКС) эшли, тагын бер станция эшли башлый.
-Яшел Үзән шәһәрендәге Горький исемендәге суднолар төзү заводында, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, табигый газда эшли торган “Чайка” пассажир судносы төзелде. “Чайка”  30 августта суга төшерелә, бу судно үзебезнең республика территориясендәге сулыкларда йөри,-диде Лилия Галимова.

Фото: http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading