16+

Татар җанлы «Арыслан»: «Мин рус кешесе булсам да, гомерем буе татарларны якладым»

2005 елда Казаныбызның 1000 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә Санкт-Петербург урамы башында (элекке Свердлов урамы) галим Лев Гумилевка (1912-1992) һәйкәл ачылды. Скульпторлары Демченко һәм Головачев.

Татар җанлы «Арыслан»: «Мин рус кешесе булсам да, гомерем буе татарларны якладым»

2005 елда Казаныбызның 1000 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә Санкт-Петербург урамы башында (элекке Свердлов урамы) галим Лев Гумилевка (1912-1992) һәйкәл ачылды. Скульпторлары Демченко һәм Головачев.

Баштарак бу урында Петр Iгә һәйкәл куярга планлаштырганнар иде, әмма Татар иҗтимагый үзәге активистларының халыктан имза җыю һәм протест митингларыннан соң, Лев Гумилевка һәйкәл куярга карар чыгарылды. Граниттан эшләнгән аскы өлешендә «Мин рус кешесе булсам да, гомерем буе татарларны әләкләүләрдән якладым», дигән сүзләр язылган, бюсты бронзадан эшләнгән.
Татарстанда Лев Гумилевны шагыйрь Николай Гумилев һәм Анна Ахматованың (әбисе ягыннан татар) улы, мөселманнар һәм татарлар турында хөрмәт белән язылган фәнни хезмәтләр язучы буларак беләләр.

Лев Гумилев – тарихчы, географ, шагыйрь, тарих һәм география фәннәре докторы, табигать фәннәре буенча Россия Федерациясе Академиясе академигы. Төрки, монгол, славян һәм Евразиянең башка халыклары тарихларын өйрәнү буенча халыкара абруй казанган галим. Борынгы халыкларның тарихлары турында Лев Гумилевның хезмәтләре Россия Федерациясендәге бүгенге милләтара мөнәсәбәтләрнең проблемалары белән тәңгәл килә. Ул, халыкларның тарихына Европа гына түгел, ә Шәрекъның роле дә зур булганлыгы турында нигезләп, мәкаләләр, китаплар язып калдырган.
Лев Гумилев гомеренең 13 елын лагерьларда үткәрә. Үзе: «Сугышка кадәр әти өчен, ә сугыштан соң әни өчен утырдым», – дип яза. Үз гомерендә 21 археологик экспедицияләрдә була, 12 монография, 200дән артык фәнни хезмәтләр язып калдырган. Үзенең мәкаләләрен төрки халыклар тарихына, Хәзәр каганатына, һуннар тарихына багышлаган. Фарсы теленнән кайбер китапларны да тәрҗемә иткән. Берәрсе белән хат язышканда, үзенең имзасы урынына «Арыслан» (Лев) дип гарәп хәрефләре белән язып куя торган булган.
Лев Гумилевка куелган һәйкәл Татарстаныбызда милләтара дустанә яшәү һәм толерантлыкның бер символы булып тора.

Нияз Бишбалта, Казан.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading