16+

«Татар» дигәннән котылып, «кырымлы» белән «себерле» генә булып калырга җыеналар?!

Җанисәпкә якынлашкан саен аның тирәсендә шау-шу арта бара. Илдә яшәгән халыкның исәбен алу гына булса бер хәл, кайберәүләр өчен ул үз-үзен саклап калу көрәшенә әверелә.

«Татар» дигәннән котылып, «кырымлы» белән «себерле» генә булып калырга җыеналар?!

Җанисәпкә якынлашкан саен аның тирәсендә шау-шу арта бара. Илдә яшәгән халыкның исәбен алу гына булса бер хәл, кайберәүләр өчен ул үз-үзен саклап калу көрәшенә әверелә.

Ә ул көрәш кичә-бүген генә бармый, һәрбер җанисәп саен кабатланып тора. Комсомолның «Азчылык күпчелеккә буйсына» дигән принцибы бар, комсомол үзе күптән булмаса да, принциплары яши, һәм ул бетәргә дә җыенмый. Яшәми кая барсын икән ул, аны бит комсомоллар уйлап тапмаган, үзәкләштерү принцибын гына үзләренә яраклаштырган. Ә үзәкләштерү бездә юк дисәләр – моны безнең турында әйтелгән дип уйларга кирәкми. Үзәк җанисәпне оста гына файдаланып, әлеге принципка тугры булып калырга омтыла һәм азмы-күпме үз дигәненә ирешә. Комсомоллар юк дип тә ялгышканмын икән, бүген югары даирәдәгеләрнең күпчелеге – кичә ВЛКСМ сафында тәрбияләнгәннәр, аның кичәгесе дә бүгенгесе юк, комсомол гел комсомол инде ул.

Җанисәпкә килгәндә, аның һәркайсыннан илдә халыкларның арта баруын күрә алабыз. Кем әйтмешли, суммасы үзгәрми, яңа атамалар гына барлыкка килеп, исемлек кенә арта. 2002 елда татарны 40 төркемгә бүлгән булсалар, 2010 елда әлеге төркемнәр саны 120гә җитте. 2020 елда булачак җанисәпкә генә өстәлми калмас, татарны киметмичә, алда әйтелгән принципка хыянәт итмәсләр. Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков «Татар-башкорт» төшенчәсен кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу үзен татар да, башкорт та дип санаучылар өчен бик яхшы булачак һәм Казан белән Уфа арасындагы киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк.

Яхшы нияттән дә икән әле, нигә бүтәннәрнең моңа башы эшләмәгән дә, нигә моны элегрәк уйлап тапмаганнар? Иң беренче чиратта татарлар белән башкортлар үзләре бу хакта уйланыр иде, аның кирәге булса. Ике арада булган аңлашылмаучанлыкларны бетерү өчен дигән булып, һәр ике халыкның исәбен киметер өчен шәп нәрсә бу. Бер үк кеше берьюлы ике атка атланып бара алмый, иртәме-соңмы, ул берсеннән егылып төшеп калачак, тегендә-монда ыргылып, икесеннән дә мәхрүм калмаса. Ә егылып калганнарны үзләренә ияртергә телүчеләр табылмый калмас.

Кайберәүләр моны чех-словак мөнәсәбәтләре белән чагыштыра. Тарих Австро-Венгрия империясен дә хәтерли, әмма бер дәүләт булып яшәсәләр дә, тора-бара алар таркалган нигәдер. Бер-берсенә бик якын, телләре охшаш, диннәре бер, әмма һәркем үз урынында: чехы – чех, словагы – словак. Тарихта теге яки бу вакыйга елъязмага кереп калыр өчен генә түгел бит ул, аны өйрәнү, сабак алыр өчен дә бик кулай.

Җанисәпнең максаты – илдә күпме һәм нинди халыклар яшәгәнен ачыклау. Шуңа карап, теге яки бу халыкның ихтыяҗын истә тотып, төрле программалар эшләнә. Кече халыклар өчен бу отышлы – аларга грантлар бирелә, әмма яңа халык уйлап чыгарып, аны төп төркемнән аерып, аңа бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Тишковның тәкъдимен күтәреп алып, аңа кушылырга теләүчеләр булмый калмас – берәүләр аңлап бетермичә, икенчеләре белеп һәм кемнәрнеңдер ярдәме белән. Шундый яңалык тирәсендә фанатлар да пәйда булучан, фанатчылыкның яхшыга илткәне юк, ул футболда гына яхшы, әмма җанатарлар да тыныч кына яши алмый. Кырым белән Себернекеләрне аерым халык дип атап, аларны да татардан аерырга омтылу бар. Чит көчләр генә түгел, алда әйтелгән фанатларны үз тирәсенә туплап, эчке көчләр дә утка май өсти: әллә үзбаш булу теләге, әллә белемсезлек нәтиҗәсе – аңлап бетереп булмый. «Татар» дигәннән котылып, «кырымлы» белән «себерле» генә булып калмакчылар. Мендәр тышы бизәкле булганда матур, әлбәттә, әмма ул бизәкләр бер-берсенә үрелеп, бер тышлыкта булганда гына. Бизәкләрне чукып алып, тишекләреннән сүрүе күренә башласа – аның мамыклары да очып чыгып, таралып бетәчәк. Бөтен бизәк бергә тупланган тышлы мендәребезне саклыйсы иде бит. Ә бәлки аерылып китеп, татар арбасыннан төшеп калырга теләүчеләр табылганда без, бәлки, артык йөктән, кирәкмәгән нәрсәдән генә котылабыздыр? Кеше үзенең барлыгыннан, чыгышыннан оялып яши икән, аны арбага бәйләп салсаң да, нәтиҗәсе булмаячак. Андыйлар төшеп калып җәяүләп тәпиләсен, барыбер барып җитә алмаячаклар.


Фото: islam.in.ua

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading