16+

Татар дөньясы Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашты...

Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Моңсу чарага ике республика халкы җыелды. Алар арасында күренекле шәхесләр дә, артистканың яраткан тамашачысы да бар иде.

Татар дөньясы Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашты...

Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Моңсу чарага ике республика халкы җыелды. Алар арасында күренекле шәхесләр дә, артистканың яраткан тамашачысы да бар иде.

Филармония залына сыймаган халык легенда белән саубуллашу мизгелен фойеда һәм урамда көтте.

“Бу авыр хәбәрне ишеткәч, президентыбыз Рөстәм Миңнеханов “татар халкы өчен, бөтен буыннар өчен зур югалту”, дип үз фикерен әйтте. Туганнары, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашам, дип халкыбызга мөрәҗәгать ясады. Хәмдүнә апаның вакытсыз арабыздан китүе безнең өчен зур югалту. Хәмдүнә ападан “иң зур байлык нәрсә, иң зур рәхмәтеңне кемгә әйтер идең?” дип сорагач, “иң зур байлыгым – минем тамашачым, иң зур рәхмәтемне башымны ия-ия тамашачыга белдерәм, без бер-беребездән башка яши алмыйбыз” диде ”, - дип сөйләде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Аның әйтүенчә, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә Хәмдүнә Тимергалиеваны да тәкъдим иткән булганнар. Ул үзе бу хәбәрне шатланып кабул иткән. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы да Хәмдүнә апага “ТАССРның 100-еллыгы” дигән дәүләт медален тапшырырга тиеш булган.

Хәмдүнә Тимергалиева Татарстанның халык артисты исемен 1991 елда алды. “Бу исем аңа аның бөеклеген, сәнгатен, моңын аңлап тапшырылды. Ул халыкка җырлары аша мәхәббәтен җиткерде”, - ди Васил Шәйхразиев. 2020 елда аңа Башкортстанның халык артисты исеме бирелде.

“Февраль аенда Башкортстан җитәкчелеге Хәмдүнә апага Башкортстанның халык артисты исемен бирү указына кул куйды. Тик пандемия сәбәпле, без бу исемне аңа тапшыра алмадык. Ләкин без аны бүген алып килдек. “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы бүләкне мәрхүмәнең туганнарына тапшырабыз. ”, - диде Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Рәнис Алтынбаев.

Хәмдүнә Тимергалиева Казанның “Курган” зиратында җирләнде.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading