Шәһри Казан

Татар эстрадасы артистларың Яңа ел корпоративында чыгыш ясау бәяләре билгеле булды

Иң кыйммәтлесе - былтыр да, быел да - Элвин Грей.

"Реальное время" интернет-газетасы сайтында бик кызыклы таблица эленгән.  Исеме үк үзенә җәлеп итеп тора: "Татар эстрадасы артистлары Яңа ел корпоративына күпме тора?"

Таблицада, шулай ук, узган ел бәяләре дә күрсәтелгән. Иң кыйммәтлесе - былтыр да, быел да - Элвин Грей. Узган елны җырчыны ярты миллион сумга "гына" чакырып булса, быел ул - 600 000 сум тора! Ул бәягә ничә җыр җырлый дисезме? 1 сәгатьлек программа күрсәтә. Программа булгач, мөгаен, төркеме белән киләдер.

Салават абый Фәтхетдиновта бәяләр стабиль рәвештә сакланган. Былтыр да, быел да - 250 000 сум. Ул бәягә 9 җыр җырлый диелгән, димәк, эстрадабыз мэтрының бер җыр башкару бәясе - 30 000 сум тирәсе.

Фирдүс Тямаевны үзен генә чакырту - 200 000 сум. Ә менә төркеме белән килсә, бәя 100 000 сумга кыйммәтрәк. Әмма иң рәхәте шул - алар кич буе сезнең белән бәйрәм күрке булып торачак.

Реклама

Айдар Галимовка 2-3 чыгышы өчен 200 000 сум түлисе. Бер ел эчендә бәя 50 000 сумга арткан. Ришат Төһвәтуллин кич буе 150 000 сумга җырларга риза. Ә менә Илсөягә бәя ике тапкырга кыйммәтләнгән. Былтыр аның чыгышы 50 000 сум торса, быел исә 100 000 сум.

Асылъяр банкетларда җырлаудан бөтенләй баш тарткан. Былтыр ул 15 000 сумга чыгыш ясаган булган. Ни өчен быел ул ял итәргә булганы, кызганыч, аңлатылмаган.

Ә менә иң "очсыз" җырчыларның берсе - Рәмил Айметдин. 10 000 - 15 000 сумга чакыртырга була. Төгәл бәясе атнаның кайсы көненә карап икән. Кызык. Күрәсең, шимбәгә караганда, дүшәмбе җайлырак җырлана.

Бәяләр шаккатмалы булуына карамастан, зур оешма җитәкчеләре артистларны бәйрәмгә алып калырга өлгермәгән. Барысы да эштә булачак. Артистларның урак чоры якынлаша...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 24 декабрь 2019 - 20:26
    Без имени
    Менә замана. Бер җыр бәясе 30 мең булсын әле. Мин укытучы булып аны 1 айда да эшли алмыйм.Җитмәсә командировочный акчаларын да үзебез түлибез.
  • 17 декабрь 2019 - 19:32
    Без имени
    Э 25 мен тулэп, тнвда җырлауны кыйммэтсенэлэр узлэре🙄
  • 14 декабрь 2019 - 21:24
    Без имени
    Акча Лары кычыткан нар чакыра инде,бигрэк узлэре турында югары фикердэ икэн югарыда эйтелгэн кайбер жырчылар.шаклар катырлык.
  • 8 декабрь 2019 - 01:22
    Без имени
    Конечно стоит позвать наших любимых и дорогих артистов татарской экстрады Elvin Greyи Бабек Мамедрзаев!!!!!!!