Шәһри Казан

"Гомеремнең бушка узганын аңладым. Кызымны үземнең ялгышлардан саклыйсым килә..."

Телевизордан чит ил сериаллары күрсәтелә башлагач, олысы-кечесе экраннарга ябышты. Берәүләрне ят илдәге тормыш-көнкүреш кызыктырды, икенчеләрне шактый кызык үрелгән сюжет сызыгы мавыктырды.

Мәчеттәге дога бүлмәсе

Мин дә карадым ул сериалларны башлангыч мәлләрендә. Беләсезме, миңа ни ошый иде? Дин әһелләренең авыр хәлдә калган геройларның эч-серләрен, аһ-зарларын тыңлап, киңәш-табыш биреп, аларны тормыш баткаклыгына төшүдән саклап калырга тырышуы. Экранда шундый эпизодларны күргән саен: «Эх, бездә дә шундый муллалар булсын иде!» – дип карый идем аларны. Эч серләреңне дустыңа сөйләсәң, дус­тыңның да булыр дусты, ул да сөйләр дустына, диләрме әле. Аннары инде син сөйләгән озак та үтми, танымаслык хәлгә җитеп, үзеңә үк кире әйләнеп кайта. Ә бит бөтенесен дә эчтә җыеп саклап булмый. Яман чирләр шуннан килеп чыга, диләр. Кемгәдер сөйлисе, бушанасы килгән чак­лар да була.

Европа илләрендә ул яктан җайланган, чиркәүгә барасың да күңелең касәсен тамчысын да калдырмыйча бушата аласың. Бездә дә бар икән бит мондый психолог муллалар. Казан шәһәренең бер мәчетендә дога бүлмәсе ачканнар. Анда башларына хәсрәт төшкәннәр дә, җиде юл чатында калып ни эшләргә белми аптыраганнар да килә икән. Күптәнге танышым Зөфәр абзый беркөнне күрешкәч шул хакта сөйләп торды, анда килүчеләрнең язмышларын бәян итте. Алар арасында гыйбрәткә ярарлык­лары да, үрнәк алырлыклары да шактый.

«Бу дөньяның кеме юк...»

– Беркөнне мәчетебезгә бер абзый килде. Мосафир икәне күренеп тора. «Ни йомыш? Нинди борчулар китерде мәчеткә?» – дигән идем, абзыйның күңел буасы ерылып китте. Уралдан икән ул, Магнитогорск якларыннан. Шунда туып-үскән. Әби-бабайлары Татарстаннан киткән булган. Бик яшьли ятим калып, үги әни белән үсәргә туры килгән. Гомере бетмәсә, кеше авырлыклар диеп тормый, яши бит инде ул.

Малай да үскән. Егет булып килгәндә, дөресрәге, 18 дә тулмас борын, күрше марҗа кызын ярәшеп кавыштырганнар боларны. Мәхәббәтнең ни икәнен дә белергә өлгермәгән. Үги әнинең артык кашыктан котыласы килгәндер инде. «Гаиләбез мәхәббәткә корылмаса да, начар яшәмәдек, кеше көлдереп тавышланып урамга чыкмадык», – ди үзе. Бер кыз бала үстергәннәр. Кызлары да яхшы укыган, мәктәпне тәмамлагач, Казанга университетка укырга киткән. Абзыйның Казанга шул кызын күрергә килүе икән. Аны никадәр генә сагынса да, Татарстан башкаласында калуын тели әти кеше. Бу аңлашыла да – үзе гомер буе татарча бер авыз сүз әйтергә генә түгел, ишетергә дә тилмереп яшәгән бит инде ул, бахыр.

Казан урамында азан тавышы ишеткәч, күзләре яшьләнгән. «Гомеремнең бушка узганын аңладым. Тик үкенүдән ни файда. Менә кызымны үземнең ялгышлардан саклыйсы иде. Мәчеткә дә шул теләгемне тормышка ашырыр өчен хәер бирергә кердем. Татар хатынының җилкәсенә башым куеп үләр идем...» – ди ул сау­буллашканда.

«Мине кая куярлар?»

Дога бүлмәсенең ишеге ябылып тормый, кай көннәрдә 25-30ар кешене кабул итәргә туры килә, ди. Бервакытны шулай мәчет ишеген ачып, шкаф кадәрле ир-ат килеп керә. Муе­нында бармак юанлыгындагы алтын чылбыр. Кыяфәте үк инде, Тукай әйтмешли, бигүк тугры булмавын әйтеп тора. Җирнең кендеге булган мондыйларны үз гомерендә шактый күргән булса да, Зөфәр ага шүрләп кала. Кешенең уен каян беләсең, карбыз түгел бит, ярып карап булмый. Ния­те ниндидер. Килгән кунакның үз хәле хәл икән. Вөҗданы газаплый, яшәү мәгънәсе, ахирәт тормышы турында уйлана башлаган.

– Мин бик явыз кеше. Үз гомеремдә күпме кешегә никадәр начарлык кылдым. Байлык, мал артыннан куып, күпме кешене рәнҗеттем. Хәтта гомерләрен дә кызганып тормадым. Дөрес, рәшәткә артына кермәдем. Алла сак­лагандырмы, акчамдырмы? Әти-әниемә дә мәрхәмәт кыла алмадым. Ризалыкларын да ала алмаганмындыр. Соңгы вакытта йоклый алмый башладым. Мин рәнҗеткән кешеләр, төшләремә кереп, тынычлыгымны алды. Дус- ишләрнең дә күбесе китте инде. Миңа да озак калмагандыр. Теге дөнья бар, диләр бит. Мине кая куярлар икән? Җәһәннәм кисәве буласы килми иде. Бу гөнаһларымны ничек юа алам? Әйтче, абзый, теләсә күпме акча бирәм, ул миндә капчыклап.
Әйе, җан тынычлыгын акчага сатып алып булмый. Ләкин адәм баласы моны бик соң аңлый. Гәүдәсе әвен кадәр булса да, җанына мәрхәмәт сыя алмаган бу мес­кен адәмне булдыра алган кадәр юатырга ашыктым мин. Ул моңа бик мохтаҗ иде.

– Син алай димә әле, агай-эне. Син бөтенләй беткән кеше түгелдерсең. Әнә бит Аллаһы Тәгалә мәчетнең биек баскычларыннан абындырмый мендергән үзеңне, ишеген ачып, изге йортның бусагасыннан уздырган. Димәк, ул сиңа ышана. Күңелеңдә игелеккә урын бар әле синең. Мәчеткә юлны онытма, ешрак кереп йөр! – дип, булдыра алган кадәр тынычландырдым. Сүзем үтте бугай, килгәндә чарасызлыктан төшкән җилкәләре ничектер күтәрелеб­рәк киткәндәй, канатларга охшагандай тоелды. Мин аның мәчеткә тагын киләсенә ышанам. Гомерен генә бирсен Аллаһы Тәгалә, дип, дога кылдым! – дип тәмамлады сүзен Зөфәр абзый.

Реклама

Бала күңеле – далада

Аны тыңлавы бик рәхәт. Нурлы йөзе, ак сакалыннан ук күңелгә ниндидер тынычлык иңә. Шуңадыр инде, аны үзе эшли торган мәчеттә психолог-мулла дип йөртәләр. Минем кызыксынып тыңлавымны күреп, Зөфәр абзый яңа язмыш иясе белән таныштырды. Бу апаның үзен күреп белмәсәм дә, ул минем күңелдә дә өермәләр уятты.

– Аның белән очрашканнан соң, өч төн йоклый алмадым. Сәләмә яулык бәйләгән, ямау өстенә ямау салган пәлтә кигән, гел җыерчыклардан гына торган бу ябык йөзле карчык күз алдымнан китмәде. «Бала бирсәң, бәла булмаслыкны бир!» – диюләре хак шул.

Укытучы булып эшләгән ул. Совет интеллигенциясенең алдынгы бер вәкиле. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Үз баласын кеше итеп үстерергә генә вакыты табылмаган, күрәсең. Шуңа да бүген акчасы да, көч-егәре дә беткәч, беркемгә дә кирәге калмаган. Килене урамга куып чыгарган. Юк, «Чыгып кит!»– дип әйтергә теле әйләнмәгән. Ләкин һәр адымыннан гаеп табып торып, әбинең тормышын түзеп тора алмаслык тәэсир иткән.

Ә бит башта алай булмаган. Балалары тугач, бушлай нәнке тапканга сөенгән килен балаларын каенанасына калдырып, ирен алып чит илләргә ял итәргә дә йөргән. Балалар үсеп мәктәпкә киткәч, төрле түгәрәкләргә йөртү дә педагог әби җилкәсендә булган. Шулай бер көйгә яшәп ятканда, табиблар коточкыч диагноз куйганнар – бердәнбер улында яман шеш. Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә бу гомер буе укытучы булып эшләгән интеллигент ханымга. Аннары бар акчасын җыеп, улын Израильгә атаклы клиникага алып китә. Әллә ничә тапкыр алып бара ул аны. Соңгы баруларында инде тәмам терелтеп алып кайта. Ә килен ирен савыктырыр өчен кыл да кыймылдатмаган.

«Синең улың, син кара!» – дип кенә җиффәргән. Балалары һәм анасы бәхетеннән, улы терелгән, мәкерле чир җиңелгән. Тик анага гына өч бүлмәле болын кадәр фатирда урын тар була башлаган. Үзенә чын мәгънәсендә ике тапкыр гомер биргән әнисен яклап, улы да бер сүз әйтмәгән. Монысы аның иң гаҗәбе инде. Ике бозауга печән аерып бирә алмаган мәхлүк ир үзе дә бик кызганыч. Киләчәктә аны ни көтә? Карчык та кызганыч. Ул әле бүген дә баласының исәнлеге өчен дога укытырга килгән. Дога тәмам булганнан соң, карчык хәер бирмәкче булып, бөгәрләнеп беткән иллелеген чыгаргач, Зөфәр абзый, аңардан бер тиен дә алмыйча, үзе хәер биреп җибәргән.

«Аллаһ бер»

– Монда эшли башлагач, «Бу дөньяның кеме юк» дигәнне бик еш кабатлыйм мин, – ди Зөфәр ага, тагын бер хикәясен башлар алдыннан бераз тынып калып. Сизеп торам, уйларын тәртипкә салуы. Димәк, хикәянең монысы да гыйбрәтле булачак.

Гадәттә мәчеткә татар милләтеннән булган кешеләр йөри. Соңгы араларда таҗик, казах, үзбәк, кыргыз кебек төрки халыклар да еш күренә. Ә бер көнне рус хатыны килеп керә мәчет бусагасын атлап. Башка милләт кешеләренә мәчеткә керергә ярамый дигән сүз юк. «Рәхим ит!» Шул сүзләр белән каршылый аны Зөфәр ага. Күңел тәрәзәсе пәрдәсенең читен күтәргәнен көтә. Мәчеткә юкка килмәгән, дога бүлмәсенең ишеген ачып юкка кермәгән бит инде ул.

– Урыс хатыны шактый ачык сүзчән кеше. Каенанасы татар булган икән аның. «Дөнья­да ике әйбәт кеше булса, берсе ул иде», – дип бик җылы итеп искә алды ул аны. «Бик әйбәт аңлашып, санлашып яшәдек. Ирем юл фаҗигасендә һәлак булгач, тәмам әниле-кызлыга әйләндек – бергә еладык, бергә юандык. Инде әҗәл чире кагылгач, каенанам, мине үз янына чакырып, колагыма пышылдады. Бу чакта кычкырып әйтерлек хәле калмаган иде инде, мескенкәемнең. Бәхиллеген бирде. Ә мин шунда аңа, дөньядан үтеп баручы каенанама, мәчеткә барып, аның рухына дога кылдырырга вәгъдә бирдем. Аннары каенсеңлем авырып китте. Ул да, үләр алдыннан: «Әни рухына мәчеткә барасың бит, мине дә догаңнан калдырмассың инде!» – дип үтенде. Аны да соңгы минутларында тынычландырырга тырыштым. Менә хәзер үзем ислам динендә булмасам да, каенанам белән каенсеңлемнең рухларын сөендерер өчен, мөселманнарның Аллаһ йортына киләм. Укыткан догаларым кабул булыр дип уйлыйм. Диннәр төрле булса да, Аллаһ бер бит ул.

Сизеп торам, Зөфәр абзый бу ханымга сокланып сөйләде әлеге хикәятен. Мин дә, әгәр дә ул ханым каршымда булса, аны кочакларга әзер идем. Соңгы араларда тугыз килешкә төрләндерелә торган толерантлыкка нинди матур мисал. Бик күпләрнең авызын япкан бит ул. Христианнар белән мөселманнар дус түгел дип әйтеп карасыннар моннан соң!

Зөфәр абый шушы хикәятен сөйләде дә мәчеткә ашыкты. Анда яралы язмышларның яңа ияләре аңардан ярдәм көтә иде.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 15 апрель 2020 - 09:38
    Без имени
    Кайсы мэчеттэ ул, языгыз эле
  • 17 гыйнвар 2020 - 05:44
    Без имени
    Бездэ лэ шундый булмэлэр булдырылсын иде Мэчетлэрдэ !!!