16+

«Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе җиңүчесе кем?

«Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Быел гына яңадан оешып, гөрләтеп эшләп киткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге активистлары да нәкъ шул максатны күздә тотып оештырдылар «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесен. Беренче тапкыр гына үтсә дә, «коймак» төерле булмады.

«Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе җиңүчесе кем?

«Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Быел гына яңадан оешып, гөрләтеп эшләп киткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге активистлары да нәкъ шул максатны күздә тотып оештырдылар «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесен. Беренче тапкыр гына үтсә дә, «коймак» төерле булмады.

Дөньяны матурлык коткарыр, диләр. Моңа өстәп тагын ихласлык, самимилек, гомумән, сабыйлык дияргә дә ярыйдыр. Иң кызыгы әлеге сыйфатлар конкурста катнашучы алты-җиде яшьлек сабыйларда гына түгел, алар янында мәш килеп, ут йотып йөрүче өлкәннәр: тәрбиячеләр, әти-әниләрдә дә. Сабыйларның сигезе дә җиңәргә дип килгән. Бу аларның әзерлекләрендә үк күренә: һәммәсе дә милли киемнәрдән, чиккән калфаклардан. Милли үзәк сәхнәсенә чыбылдыклы бишекләр, хәтта «казлар» күтәреп чыгуларын тагын ничек аңлатасың инде?!

Нәниләр арасында оештырылса да, ярыш бик җитди булды. Бу аңлашыла да, кызлар үзләре йөри торган бакчаның гына түгел, бөтен районның сәхнә йолдызчыклары. Җиз иләктән сайланганнар. «Татар кызчыгы – 2018»дә ярышка чыккан кызчыкларның исемнәрен дә белеп калыгыз. Нәзилә Гыйбадуллина (Совет районы, 114нче бакча), Зәлия Зиннурова (Мәскәү районы, Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршындагы бакча), Зилә Гыйззәтуллина (3нче лицей каршындагы бакча), Сәйдә Дадаҗанова (Совет районы, 206нчы бакча), Әлфия Абдуллина (Авиатөзелеш районы, 366нчы бакча), Зәринә Мөхәммәтҗанова (Совет районы, 67нче бакча), Диләрә Талипова (Совет районы, 40нчы бакча), Инзилә Хәйруллина (Совет районы, 213нче бакча). Аларны болай берәмтекләп санавымның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. Әлеге нәни йолдызчыклар, еллар үткәч, зур йолдызларга әйләнерләр дә миллләтебез күген яктыртырлар дип ышанасы килә.

Конкурс шарты буенча беренче эш итеп, кызлар үзләре һәм гаиләләре белән таныштырдылар. Барысы да тулы, бәхетле гаиләдән дип сөенеп утырдык. Нәниләр беренче чыгыштан ук үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырышты: кем рәсем ясады, кем сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, кайсы моңлы җыр сузды. Аннары бармак уеннары буенча көч сынаштылар. Монысы да үзенә күрә бер кечкенә спектакль булды. Татар халык йолалары буенча бик җитди, озак әзерлек сораган конкурста катнашырга туры килде кызларга. Ике-өч минут эчендә халкыбызның гасырлардан гасырларга килгән милли җәүһәрләрен, гадәт-йолаларыбызның бөтен асылын, бар ямен күрсәтү җиңел эш түгел, билгеле. Шуңа да аларга дуслары, тәрбиячеләре ярдәм итте. «Кичке уен», «Әбием сандыгы», «Сабантуйга бүләк җыю», «Балага исем кушу», «Аулак өй», «Сөмбелә», «Кунак каршылау», «Каз өмәсе» йолаларын бөтен шартын китереп күрсәтергә тырыштылар. Тамашачы, бар дөньясын онытып, аларга кушылып җырлап утырды. Аңарчы кызлар аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтеп, май канаты ясап, пешергән кыстыбыйларын шуның белән майлап, тәмле милли ризыгыбыздан сыйланган булганнар. Боларны экрандагы видеосюжеттан күрдек. Залны тутырып утырган тамашачы арасында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез дә бар иде. Кайберләренә авыр жюри эшен дә башкарырга туры килде.
Башкортстанда нәшер ителә торган «Өмет» газетасы хезмәткәре Алсу Төхфәтуллина кызлар чыгышын бик игътибар белән карап, тыңлап утырды. Шуңа да аның фикере белән кызыксындым.

 

– Бездә мондый ярышлар үткәрелми, кызганыч. Балаларны кечкенәдән милли хәзинәләребезгә якынайта торган бик кирәкле һәм вакытлы чара. Шуңа да кайткач үзебездә дә оештыру турында уйларбыз, – диде коллегам.
Сәхнәгә орчык буе гына балалар чыккач, (яшерен-батырын түгел, күбесе бит әле бу яшьтә елый гына белә) болар ничек ярышыр инде дип куркып уйлап куйган идек. Тәүге чыгышлары белән үк, кызлар бу куркуны куып тараттылар. Аннары ярышның кызган чагында жюрины кызгандык. Моның кадәр үзе сөйкемле, үзе талантлы сигез сабый арасыннан «иң-иңен» сайлап алу җиңел эш түгел шул. Шуңа да шактый озак киңәшкәннән, бәхәсләшкәннән соң, мондый нәтиҗә ясады алар.

3нче урынга – Инзилә, 2нче урынга – Нәзилә, ә 1нче урынга Зәлия чыкты. Зәлиянең Зөлфәт Зиннуров кызы икәнен белгәч, алма агачыннан ерак тәгәрәми шул дип уйлап куясың. Ә Гран-прига 40нчы бакчадан Диләрә лаек булды. Бу бакчаның «аккалфак»лылар белән элемтәсе нык. Оешманың бер күчмә утырышы шунда узды һәм без – анда катнашучылар, бу бакча балаларының татар телен яхшы белүләренә, талантына бер сокланып кайткан идек инде. Инде менә Диләрәне җиңдерергә дә дәррәү килгәннәр. Сәхнәне Сабантуй мәйданы итеп гөр китерделәр.

Бу язманы укыгач, күп кенә милли җанлы бакча мөдирләре һәм тәрбиячеләр «Кызганыч, без ишетми-белми калдык», – диярләр. Чөнки аларда да талантлы балалар үсә. Ләкин артык борчылмагыз. Оештыручылар мондый ихлас самими бәйрәмне киләсе елга да уздырырга һәм гомумән аны традициягә кертергә җыеналар.


Фото: Татар-информ

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading