Бу юлы дөньяның иң-иң яхшы татар кызын 27 сентябрьдә Ижау шәһәрендә билгеләячәкләр. Хәтерләсәгез, узган ел Удмуртия республикасыннан Диләрә Гыйльметдинова җиңгән иде. Төп бүләк иясе быел да күчмә таҗлы һәм автомобильле булачак.
Матурлык бәйгесе генә түгел
Билгеле булганча, «Татар кызы» халыкара бәйгесе берничә этаптан тора. Беренчесе Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә үтте. Узган атнада Татарстан да үзенең республика турын уздырды. Аннан барлык җиңүчеләр 13-15 сентябрьдә Казанда бәйгенең ярымфиналында катнашты. 6 ил һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән 27 кыз берничә сынау аша узды. Алар интеллектуаль, аш-су пешерү, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белү, изү чигү бәйгеләрендә ярыштылар. Кызлар шулай ук Борынгы Болгар шәһәрендә булып, тарих белән якыннанрак танышты. Дүрт көн нәтиҗәләре буенча, 14 кыз финалга чыкты.
– «Татар кызы» бәйгесе Бөтендөнья Татар конгрессы өчен бәйге форматында уздырыла торган чара гына түгел. Ул ел дәвамында тулы бер хәрәкәткә әверелеп эшләп килде. «Татар кызы» – матурлык бәйгесе генә дә түгел. Монда сәләт тә, милли традицияләр дәвамлылыгы да бар. Тышкы матурлык белән беррәттән эчке матурлыгы бар гүзәл затларыбызның, – дип сөйли Бөтендөнья Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Данис Шакиров.
Оештыручылар бәйгенең елдан-ел камилләшә баруын да әйтмичә кала алмый. Туган телне белү дәрәҗәсе, милли яшәешне тоемлавы бәйгедә катнашучылар өчен төп шарт булып тора. Бөтендөнья Татар конгрессының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова әйткәнчә, бәйгедә татар кызын киләчәктә татар әнисе буларак әзерләү гамәлләре дә куелган. «Аларны хезмәткә өйрәтү, гореф-гадәтләрне искә төшерү юнәлешендә эш алып барылды. Татар кызлары үзләре камыр басып, җәеп, токмач кисү буенча да көч сынашты. Бик тә кирәкле булган изүне эшләргә өйрәнделәр. Аны бик оста башкарып чыктылар. Остазыбыз Нурзия Сергеева да гаҗәпкә калды. Кызлар хәзер изүнең ничек эшләнешен һәм нәрсәгә кирәклеген белеп кайтып китәчәкләр», – диде ул.
Удмуртиягә киткәнче
Быел Чиләбе, Оренбург, Ленинград, Пенза, Свердлау, Ульян, Әстерхан өлкәсе, Мәскәү, Казан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Швеция, Удмуртия һәм Карелия республикасыннан килгән 14 кыз финалга чыкты. Алар 10 көн дәвамында төрле сынауларга әзерләнәчәк. Бәйгечеләр белән хореография юнәлешендә, вокал, сәхнә сөйләме укытучылары эшләячәк. Кызлар экскурсияләргә, мәдәни чараларга йөриячәк.
2011 елда Чиләбе өлкәсендә башланып киткән әлеге бәйгенең халыкара масштабка әйләнүе дә зур эш. «Татар кызы» бәйгесенең дирекциясе Президенты, Чиләбе Татар конгрессы рәисе Лена Колесникова әйтүенчә, бәйге аша меңләгән кыз узган. Аларның күңелләрендә мин татар кызы дип әйтә торган хис-кичерешләр калачак.
Кем син, татар кызы? Бу көннәрдә бу сорауга җавапларны да күп ишеттек. Белемле, һөнәрле, туган телне, татар тарихын камил белгән, милли гореф-гадәт, йолаларны дәвам иткән, сылу гәүдәле, озын чәчле кыз бала син. Киләчәктә татар уллары һәм кызлары үстерүче ана да буласы кызлар бит алар. Баласына татарча исем кушып, татарча бишек җырлары көйләп, туган телне дә яхшырак өйрәнсәләр иде диясе килә.
Казандагы үткән республика турыннан соң да уйланып йөрергә берникадәр вакыт булды. Сәхнәгә чыккан кызларның сылулыгын, мөлаемлыгын, татар телен белүләрен, җыр-биюгә сәләтле икәннәрен дә күрә алдык. Ә менә эчке дөньяларын күрү, уй-фикерләрен белү беркадәр кыенрак булды. Ярыш шоуны да хәтерләтте. Нәкъ матурлык бәйгеләрендәге кебек. Барысы да кабатланган, барысы да оештырылган, бөтен эш-хәрәкәт сәхнәдә төгәл үтәлә. Көтелмәгән биремнәр күбрәк булса, без аларны күбрәк тә белә алыр идек. Оештыручыларның кызлар белән алып барган зур хезмәте дә бәяләнер иде.
Комментарийлар