16+

Татар кызы нинди булырга тиеш?

6 март көнне Казан шәһәре филармониясендә “Татар кызы 2021”бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан буенча уздырылган бу чарада барлыгы 230лап татар кызы катнашкан. Шуларның 12сенә финал ярышында катнашу хокукы бирелгән.

Татар кызы нинди булырга тиеш?

6 март көнне Казан шәһәре филармониясендә “Татар кызы 2021”бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан буенча уздырылган бу чарада барлыгы 230лап татар кызы катнашкан. Шуларның 12сенә финал ярышында катнашу хокукы бирелгән.

“Татар кызы нинди булырга тиеш?” дигән сорауга алар тамашачы белән бергәләп сәхнәдә җавап эзләде. Алтынчы тапкыр уздырыла торган әлеге ярышның дирекциясе дә бар икән.

Кызлар визит карточкаларын алдан яздырып куйганнар. Экраннан гына карап утырдык. Аларның тырыша-тырыша дулкынлана-дулкынлана үзләре турында сөйләүләрен сәхнәдән ишетү тамашачыга да кызыклы булыр иде, югыйсә. Ә болай жюрига “Алла ярдәм бирсен инде!”-дип утырдык. Кызларның барысы да кашыкка салып сусыз йотарлык: чибәр, сылулар. Зыялылыкларына да күз тимәсен. Берсен генә дә аерып ала торган түгел кебек.
Финалга чыккан  кызлар Казанга ике атна  алдан килеп, шактый әзерләнгән,  төрле мастер-класслар узганнар. Шуңа артистлардан остарак итеп “Зәңгәр шәл” спектаклен дә уйнадылар. Биеделәр, җырладылар да, тарихыбызда үз исемнәрен калдырган татар хатын-кызларының тормыш юлын белгәнлекләрен дә күрсәттеләр. Барлык ярышлардан соң жюри түбәндәге нәтиҗәне чыгарды:

“Халык мәхәббәте” номинациясендә Айгөл Котдусова, 24 яшь, Саба.
“Иң серле кыз” Илүзә Мәгъсумова, 21 яшь,  Казан шәһәре.
“Иң уңган кыз” Рамилә Гыйниятова, 24 яшь, Минзәлә районы.
“Иң зыялы кыз” Ләйсән Билалова, 23 яшь, Лениногорск районы.
“Иң иҗади кыз” Ләйсән Миңнәхмәтова, 22 яшь Сарман районы.
«Иң сөйкемле кыз» Зөһрә Сәмигуллина, 23 яшь, Әтнә районы.   
“Иң ягымлы кыз” Алисә Низамова, 23 яшь, Балтач районы.
“Иң зур ачыш” Гөлназ Гыймадиева, 27 яшь, Казан шәһәре.
“Иң максатчан кыз”Рания Минһаҗева, 23 яшь, Чирмешән районы.
“Иң җитез кыз” Гөлчәчәк Кадыйрова,  25 яшь, Азнакай районы.
"Иң зирәк кыз” Гөлназ Мисалова, 25 яшь, Лаеш районы.
“Иң ихлас кыз”  Әдилә Хәмидуллина, 20 яшь, Буа районы.

Быелгы Татар кызы” конкурсының Гран-При иясе дип Сабадан Айгөл Котдусова  табылды. Аңа чигүле калфак, хаситә һәм 50 мең сумлык сертификат бирделәр.
“Казан гүзәле” дә сайланды. Әлеге исемгә Казаннан Илүзә Мәгъсүмова лаек булды. Кыларның берсе Ташкентка  барып “Татар кызы 2021" Халыкара конкурсында катнашып, Татарстан данын якларга тиешле.

  Социаль челтәрләрдә “Мондый бәйгеләр милләткә ни бирә инде?” - дип  язган комментарийны укыгач, эчем пошып китте. Беренчедән,  милли горурлык. Мондый кызлар үстерә алган милләт ул кечкенә була алмый. Тарих тузаннарында  югалып калырга да тиеш түгел. Димәк, мондый ярышлар  халкыбыз күңелендә киләчәккә өмет уятырга  да  булыша. Аннары бу кызлар туган телне камил беләләр,  тархыбызны өйрәнгәннәр. Киләчәктә аны үзләренең балаларына да җиткерергә планлаштыралар.  Аларга карап тагын күпме кызлар: танышлары-дуслары   мондый бәйгедә катнашырга хыяллана. Аларның саны да, сыйфаты да артыр дип өметләник. Бу мәктәпне милләтебезнең һәр кызы үтсен иде әле! Кызлар үзләре дә бертавыштан; “Милли үзаңыбыз күтәрелде, шәхес буларак ачылдык. Нәселебез, Ватаныбыз тарихына игътибарлырак була башгладык”, -   диделәр. Шуның өчен бәйгегә зур рәхмәт әйттеләр.  Әнә Буа кызы Әдиләгә җиңү   теләргә  кырык эшен калдырып район башкарма комитеты җитәкчесе үзе килгән.   Ә инде Татар кызы” бәйгесенең  бөтен зал аягүрә торып басып Тукайның”Туган тел”ен җырлавы белән тәмамлануы бөтен сорауларны да, шик-шөбһәләрне дә  юып алгандай юкка чыгаргандыр.
 

   

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading