Аксубай районының Татар Сөнчәлесе авылы халкы үз имамнарын мактап туя алмый. Илнурыбыздан бик уңдык, диләр алар.
Илнур хәзрәт Сәйфетдинов күрше авылда да имам булып тора икән, үз авылларының старостасы да әле ул, үрнәк гаилә башлыгы да. Халык арасында абруе зур, сүзе үтә. Мәчет эшләре, имам вазифасыннан тыш, авылны карап, чистартып тору, чишмәләрне яңарту, күперләр салу да аның җитәкчелегендә алып барыла. Үзе оештырып, алдан йөреп, башкаларга үрнәк күрсәтә. Шуңа да мәхәллә халкы аны үз итә.
«Яхъя мулла»
Аракы эчеп, тәмәке тартып йөрмәгәч, Илнур хәзрәткә яшьтәшләре шундый кушамат таккан булган.
– Ул вакытта имам булырмын дип уйламый да идем. Татар юрап китерә дигән кебек, чынлап та шулай булып чыкты. Мәктәпне тәмамлагач, районда училищеда укыдым. Колхоз стипендия түләп укыткач, мин эшкә авылга кайтырга тиеш булдым. Шулай итеп, авылда төзелеш цехында эшли башладым. Клуб мөдире булып эшли торган Рифкать абый, мине күргән саен: «Син акыллы малай, әти олыгайды, аның урынына имам итеп сине калдырасы иде», – дип әйткәли иде. Әниемнең апасы да, аның сүзен куәтләп: «Мулла булсаң, тамагың тук булыр», – дип киңәш итте. Өйдәгеләр белән дә сөйләшеп, Чистайга укырга киттем, – дип сөйли ул.
Әмма аның юлы уңмаган, мәдрәсә курсларына килүчеләр булмагач, төркем ачылмаган. Илнур кабат авылга кайтып киткән. Бирермен дигән колына чыгарып куяр ди бит юлына. Очраклы рәвештә Илнурның кулына «Ватаным Татарстан» газетасы килеп керә. Анда Башкортстанның Октябрск шәһәренә мәдрәсәгә шәкертләр чакырыла дигән игълан була. Төп ике шарты бар: намаз укый белергә һәм сөннәтле булырга.
– Бер ай эчендә намаз укырга өйрәндем. 20 яшемдә Казанга хастаханәгә бардым, шуннан сөннәтләп кайтардылар. Анысын бик авыр кичердем. Әмма карарым нык иде: мин барыбер мулла булачакмын! Ике ел мәдрәсәдә укыдым. 90нчы еллар, хезмәт хаклары түләнми. Ярдәм итәргә якын кешеләр юк, әни белән әби генә. Мин әтисез үстем. Авыр вакытларда әбигә, нишләп Аллаһы Тәгалә шулай сыный, ник булышмый, дип әйтә идем. Ул исә, сабыр бул, бу вакытлыча дөнья күзне ачып йомган кебек үтә дә китә, ә ахирәт тормышы – мәңгелек, анысына әзерләнергә кирәк, дип юата иде. Авыл халкына рәхмәт, ай саен стипендия түләп бардылар. Үзебезнең белемле яшь имамыбыз булсын дип тырыштылар. Шуннан бирле авылдашларыма хөрмәтем зур, – ди Илнур хәзрәт.
Мәдрәсәне тәмамлап кайткач, ул ике мәктәптә гарәп телен һәм дин дәресләрен укыткан. Кич белән олыларга дин дәресләрен биргән. Күрше авылларга чаңгыда йөреп, мәктәптә бер бүлмәдә яшәргә туры килде, дип искә ала ул. Укытучы белеме алыр өчен, читтән торып махсус педагогика училищесында да укый әле ул. Соңрак Чаллыга китеп, бер мәчеткә имам булып урнаша.
– Хезмәт хакы булмагач, шәһәр җирендә яшәү авыр, фатир өчен дә, транспортка да түләргә кирәк. Дүрт ай эшләгәч, әни дә һаман кайт дип торгач, кабат авылга кайтып киттем. Әнине ялгыз калдырырга читенсендем. Шуннан бирле ике дистә еллап авылда имам булып торам, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Авыл старостасы
Илнур хәзрәт күрше МЮД авылы имамы да булып тора. Бер җомга намазын – үз авылында, икенче җомганы күрше авылда үткәрә. Аны ул вакытта мөәзиннәре алыштыра. Җомга намазына 15ләп кеше йөри. Халык мәчетне үзе карап тора. Балаларны да, өлкәннәрне дә онытмыйлар. Фитыр сәдакаларына өлкәннәргә, ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә күчтәнәчләр алып бирәләр, 1 сентябрьгә балаларга да бүләкләр тапшырырга тырышалар.
– Болар барысы да халыкның сәдака акчасына эшләнә. Янгын кебек хәвеф-хәтәрләр булса да, ярдәм итү юлларын табабыз. Күрше авылда бәла күрүчеләрне дә онытмыйбыз. Русмы, чуваш милләтеннәнме – аерып тормыйбыз, һәммәсенә дә булышабыз. Фельдшерлык пунктына ремонт ясарга да ярдәм иттек. Авылдагы проблемаларны яхшы беләм, чөнки авылның старостасы да әле мин. Имамның сүзен аяк астына салырга кыенсаналар диптер инде, староста итеп куйдылар. Халыкны бит күндерергә, тыңлатырга кирәк. Үзара салым акчасы җыюмы, өмәгә чыгумы, күперләрне төзекләндерүме – барысында да башлап йөрергә туры килә. Халык, Аллага шөкер, сүзне тыңлый, каршы килми, – ди ул.
«Хәзрәтебез бик ихлас кеше»
Мәчеткә дин сабакларына килгән авыл апалары белән дә танышып, сөйләшеп алдык. Алар, имамнан бик уңдык, диләр.
– Илнур хәзрәт, дин эшләреннән тыш, авылны төзекләндерү өчен дә күп көч куя. Быел мәчет янында күл казыттырды. Казларыбыз шунда рәхәтләнеп йөзә. Зират өстен куаклар, агачлар басып алган иде. Аларны кисеп чистарттык, алты өмә генә үткәрдек. Боларны без барыбыз бергә җыелып эшлибез, әмма кемдер аны күтәреп чыгарга, алдан барырга тиеш бит әле. Агач күперебез ташландык хәлгә килгән иде, Илнур ярдәме белән аны яңарттык. Безнең авылга чукынмаган чувашлар һәм татар гаиләләре нигез салган. Чувашларны авыл артындагы Мазар дигән җиргә җирләгәннәр. Элек ул койма белән тотылган булган. Алар бик тузган иде, сугыш елларында аларны утын өчен дә тоткан булганнардыр инде. Кыскасы, ул зират ташландык хәлдә иде. Моннан биш еллар элек, Илнур хәзрәт инициативасы белән, авыл халкы зират тирәли кабат койма утыртты. Менә шулай мәхәллә булып, бер зур гаилә булып яшәп ятабыз, – дип сөйли Фәридә апа.
Мәчеткә Коръән укырга өйрәнергә 15ләп хатын-кыз йөри, күрше авылдан килеп укучылар да бар. Балаларга да дин сабаклары бирелә. Аларга ураза гаетләрендә бәйрәмнәр оештыру матур гадәткә кергән.
– Кайбер авылларда имам да, абыстай да юк. Без ул яктан бәхетле, балаларга никах укытырга да, балага исем кушарга да имамыбыз бар. Илнур хәзрәт вәгазьне матур тавыш белән тәэсирле итеп сөйли. Шуның белән кеше күңеленә керә белә. Хәзрәтебез бик ихлас кеше, – диләр авылдашлары Илнур хәзрәт турында.
Аксубай мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров та аның турында, райондагы үз вазифасын яхшы башкара торган иң тырыш имамнарның берсе, ди.
Матур гаилә
Илнур хәзрәт хатыны Гөлназ белән алты бала тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Камилә быел тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Укуын Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дәвам итәргә җыена. Мәктәпкә беренче сыйныфка барганда ук яулык ябынган булган. Шуннан бирле яулыгын салганы юк, кыенсынмыйча ябынып йөри, ди әтисе. Мөхәммәтшәриф исемле уллары да намазда. Мәрьям белән Зөләйха да догаларны яттан белә. Зилә белән Сөләйман әле бик кечкенәләр.
– Хатыным Гөлназ дини гаиләдә тәрбияләнгән. Танышуыбыз да аның имам булып эшләүче туганы аша булды. Шәһәр кызы булса да, авылга кайтырга ризалашты. Мәктәптә укытучы булып эшли, әлегә декрет ялында. Узган елны гына Аллаһ ярдәме белән зур йорт төзеп чыктык. Мәчет каршындагы иске йортны сүтеп, шул нигезгә салдык. Мәчет күршебездә генә булгач, бик рәхәт, – ди әңгәмәдәшем. – Мөселман кешесе тәһарәт алып, гыйбадәт кылу нияте белән иман йортына юл алса, бу кешегә мәчеткә кергәнче һәр адымы өчен изгелек язылыр, гөнаһысы кимер, диелә бер хәдистә. Динне тыючы юк, мәчет ишекләре һәрак ачык тора, Аллаһка иман китереп яшәсәк иде. Әгәр Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кылып яшәсәк, Аллаһы Тәгалә безне яхшы тормышта яшәтәчәк һәм ахыр чиктә фирдәүс җәннәтләренә кертәчәк.
Аксубай, Татар Сөнчәлесе
Комментарийлар
0
0
Илнурга бетен Халык исеменнэн БИК Зур рэхмэт! Шулай икэнен белэбез горурланабыз!
0
0