16+

"Татар телен белсәң, башка телләргә үзеңнән-үзең өйрәнәсең"

6-12 декабрь көннәрендә Казанда унберенче «Яшь татар лидеры мәктәбе» уза. Яшьләр өчен программада лекцияләр, гамәли дәресләр, проектлау эшләре каралган.

"Татар телен белсәң, башка телләргә үзеңнән-үзең өйрәнәсең"

6-12 декабрь көннәрендә Казанда унберенче «Яшь татар лидеры мәктәбе» уза. Яшьләр өчен программада лекцияләр, гамәли дәресләр, проектлау эшләре каралган.

Быел әлеге мәктәпкә укыр өчен Россиянең 16 төбәгеннән: Әстерхан, Пенза, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Свердлау, Самара, Сарытау, Новосибирск, Оренбург, Иваново өлкәләре, Дагыстан һәм Мордовия Республикасы, Пермь крае, Мәскәү шәһәре һәм Кырымнан татар яшьләре оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлары җыелачак. Төп максат - татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар яшьләрен барлау, аларга ярдәм итү. «Яшь татар лидеры мәктәбе»нең рәсми ачылышында ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов та катнашты. Ул  Татарстанда яшьләр сәясәтенең 25 еллык тарихы турында сөйләп үтте. Шулай ук барлык катнашучы яшьләргә дә һәрвакыт лидер булырга киңәш итте.

Министрның котлау сүзләреннән соң, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдиновның чыгышы уйланырга мәҗбүр итте. «Татарстан 90 нчы елларда яшьләрнең үз министрлыгы булырга тиеш дип яклап чыккан иде һәм шул фикерен беркайчан да үзгәртмәде. Игътибарны арттыру  өчен спорттан аерып, министрлык итеп эшләп тә куйды» - дип башлады ул сүзен. «Яшьләр үзәге бөтен регионда да булырга тиеш. Соңгы вакытта гел актив яшьләрне генә катнаштыралар. Безнең бик үк матур яки акыллы булмаган яшьләребез дә бар - аларны нишләтергә? Димәк, аерым оешма төзергә кирәк. Мин шуңа күрә яшьләр эшләре буенча законны тәнкыйтьли киләм» - диде депутат.

Аның фикеренчә, бүген республикада яшьләр эшләре юнәлешендә мәсьәләрне хәл итү өчен билгеле юлларны күрсәтү кирәк. «Иң мөһиме - туган телне яклау һәм саклау концепциясен төзибез. Ә бу безгә яңа стандартлар кирәк дигән сүз. Шул исәптән, билингвиаль һәм полилингваль укыту, яңа методикалар, балалар бакчасында тәрбия бирү - ике телдә эшләнергә тиеш. Татар телен белсәң, башка телләргә үзеңнән-үзең өйрәнәсең. Яшьләребезгә дә дәүләт мөмкинлекләр бирә, аларның хокукы - бары тик телләрне өйрәнү».

Илдар Гыйльметдинов Татарстанга Федераль татар яшьләре оешмасы кирәк дип саный. Федераль дәрәҗәдә үзебезнең мәдәниятны, тарихны, барлыгыбызны таныту мөмкинлеге зуррак, ди. «Милли оешмалар өчен 100 миллион сум каралачак, димәк, без шунда да катнашачакбыз. Шулай ук татар программаларын да кертә алабыз. Яшьләр оешмаларын киңрәк мәйданга чыгарыйк, тарихыбызны танытыйк!» - дип яшьләргә мөрәҗәгать итте. 

Бездән - акча, сездән - проект

Депутат үзенең чыгышын йомгаклап, бары тик ахырдан гына «Яшь татар лидеры мәктәбе» турында сөйләп үтте. Әлеге мәктәпнең Татарстанда уздырылуы - министрлыкның тәкъдимнәре, яшьләргә киңәше булуына бәйле. Әлеге мәктәптә үз проекты белән җиңүче яшьләргә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан ике грант биреләчәк. Ул 50 һәм 70 мең сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә барлыгы 40 регионда татар федераль милли-мәдәни автономия бар. Якын арада 3 регион автономия төзеп, әлеге статуска керергә тели икән. «Бездән - ярдәм, сездән- проект» - дип дептутат та яшьләргә уңышлар теләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X