16+

Татар телен дә, табигатьне дә яратырга өйрәтә

Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм һәм төбәкне өйрәнү институты берсеннән-берсе кызыклырак, файдалырак энциклопедияләр әзерләп, бастырып чыгырып, укучы кулына тоттырып кына тора. Әле менә күптән түгел генә тагын бер басма табадан төшкән.

Татар телен дә, табигатьне дә яратырга өйрәтә

Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм һәм төбәкне өйрәнү институты берсеннән-берсе кызыклырак, файдалырак энциклопедияләр әзерләп, бастырып чыгырып, укучы кулына тоттырып кына тора. Әле менә күптән түгел генә тагын бер басма табадан төшкән.

Ул "Татарстан республикасының табигате һәм табигый байлыклары" дигән иллюстрацияле энциклопедия.  Карап торышка ук  рәхәт: матур, зәвыкълы. саллы. Татарстан республикасының табигате һәм табигать объектлары: җир һәм җир асты байлыклары, файдалы казылмалар, физик-географик районнар, ландшафт, елга-күл, сусаклагычлар, үсемлекләр дөньясы, хайваннар дөньясы, климаты һәм табигать күренешләре. табигатьтән файдалану һәм аны саклау турында фәнни тикшеренүләрнең системалаштырылган һәм гомумиләштерелгән беренче фәнни популяр белешмә басмасы. ул.

Энциклопедия укучыларга уңайлы булсын өчен, алфавит тәртибендә төзелгән.

Элегрәк институтта мондый энциклопедиянең русчасы чыккан булган. Ул чакта күп кенә журналистлар "татарчасы нигә юк? - дип аптыраткан. Инде менә туган телебездә дә дөнья күргән ул. Шул шатлыклары белән уртаклашырга энциклопедияне эшләүче галимнәр матбугат конференциясенә җыелды.

Аны булдыру идеясе Мансур Гыйләҗевның яшьлегендә үк туган. Экспедицияләрдә йөргәндә яшь галимнәр гарәп телендә язылган дәреслекләр дә тапканнар. Менә шуларны күргәч, безгә татар телендә дә шундый файдалы, күп мәгълүматлы әсбаплар кирәк дигән фикер туган. Татар энциклопедиясенең томнарын рус һәм татар телләрендә әзерләп нәшер иткәннән соң, бу эшкә дә тотынырга уйлаганнар һәм 1700 нөсхәдә ул басылып та чыккан. Барлык мәктәпләргә, китапханәләргә җибәрү максаты белән бу зур эшне башкарган Рафаэль Шәйдуллин, Фәрит Ялалов, Лариса Айнетдинова журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Галимнәр берьюлы берничә көймә койрыгын тотарга теләгән: бу матур китап белән кызыксындырып, татар телен дә ныграк өйрәтергә һәм табигатьне дә яратырга-сакларга өндәргә. Әнә шундый заманча максатлар куелган бу басмага.Уй-ниятләре чынга ашсын иде.

Шәхсән үзем кызыклы мәгьлүматка тап булдым. Күп белгән саен аз белгәнеңне аңлыйсың, диләр. Без яши торган Көек бистәсеннән ерак түгел генә Әтәч сазы дигән күл бар икән. Су өслегенең мәйданы 2,4 га, озынлыгы 250 метр, иң тирән урыны 2,5 метр. Фотосы да куелган. Барып күрәсе килеп китте әле. Хәер, әлеге энциклопедия аша һәркем үз туган ягының табигатен күбрәк белеп кенә калмаячак, аны ныграк яратачак та, сакларга тырышачак. Ул чакта инде аны әзерләүчеләр максатларына тулысынча ирешәчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading