16+

Татар телен татарлардан да яхшырак белүче рус кызы Катя Потапова: «Татар теле минем дусларымны арттырды»

Үсмерләрнең иң зур теләге – башкалардан аерылып тору, ди психологлар. «Соры тычкан» булмас өчен нинди генә юллар сайламый алар. Мода дигән булып, котсыз ертык киемнәргә төренә, чәчләрен салават күпере төсенә буяп йөри. Начар гадәтләр белән дә дуслаша.

Татар телен татарлардан да яхшырак белүче рус кызы Катя Потапова: «Татар теле минем дусларымны арттырды»

Үсмерләрнең иң зур теләге – башкалардан аерылып тору, ди психологлар. «Соры тычкан» булмас өчен нинди генә юллар сайламый алар. Мода дигән булып, котсыз ертык киемнәргә төренә, чәчләрен салават күпере төсенә буяп йөри. Начар гадәтләр белән дә дуслаша.

...Болар барысы да «Мине күрсеннәр!» дип эшләнелә. Килешерсез, җиңел ысуллар түгел болар. Шактый чыгымнар да, вакыт та сорый. Ләкин артык мәшәкатьләнми генә дә танылып була икән бит. Башкалабызның 37нче гимназиясе укучысы Катя Потапова шикелле.

Катя – рус кызы. Ләкин бу аңа берничә ел рәттән татар теле һәм әдәбияты буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яуларга һич кенә дә комачауламый. Чөнки кыз респуб­ликабызның икенче дәүләт теле булган татар телен бик яратып һәм теләп өйрәнә.

Күршеләрендә яшәүче гаилә һәм әтисенең балачак дусты да татар милләтеннән булганга, алар белән аралашасы килүдән башланган ул теләк. Һәм кыз бу халыкның телен өйрәнергә тотына. Башта – бакчада, аннары мәктәптә. Халык турында шулай аның гаиләләре аша фикер йөртелә шул. Тырыш кыз­дан уңыш­лар ерак йөрми. Узган ел Халыкара олимпиадада катнашып, призер була. Ул көннәрне Катя сагынып искә төшерә.
– Без анда төрле илләрдән килгән малайлар һәм кызлар – барыбыз да татарча гына сөйләштек. Дуслаштык, хәзер интернет аша аралашабыз, – диде ул. – Татар теле минем дусларымны арттырды.

Татарча сөйләшергә өйрәнү өчен, билгеле инде, җирлек, мохит кирәк. Кызларының теләген белгән әти-­әни моның да җаен табарга тырышкан. Катя «Сәләт»тә Болгар Туган тел сменасында да, «Дуслык»та чит илләрдән килгән яшьтәшләре белән аралашып та ял иткән. Татарлар, аларның тарихы турында күбрәк белгән саен, Катяда бу милләткә, аның теленә карата мәхәббәт арта бара. «Татарларның телләре дә, киемнәре дә бик матур», – ди кыз. Халыкара олимпиадада катнашучыларның барысына да чиккән камзул бүләк иткәннәр. Катя аны бәйрәмнәргә бик горурланып кия.
37нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Катя Потапова – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, гимназиянең директор урынбасары Алена Фахретдинованың да зур мактанычы һәм горурлыгы. Ул аны үзе укыткан күп кенә сыйныфларга үрнәк итеп куя.

– 2017 елда барлык әти-әниләр дә татар телен укытыр өчен гариза язарга тиеш булганда, Потаповлар ике дә уйламыйча, ризалык бирде. Кызларының кызыксынуын хөрмәт итә белүче, балаларын күз карашыннан аңлаучы ата-ана нәкъ менә алар төсле була. Әле алай гына да түгел, күп кенә олимпиада-конкурсларга Катяны әтисе үзе машина белән илтеп куя, – ди мөгаллимә. Ә Катя үзе: «Миңа татар теле инглиз теленә караганда да җиңелрәк бирелә, күбрәк яратам», – ди.

Кызның, үскәч, табиб буласы килә икән. «Табиблар ике телне дә белергә тиеш, авыру русча аңламаска да мөмкин бит», – ди Катя, өлкәннәрчә җитди фикер йөртеп.

15 яшьлек үсмернең бу акыллы фикеренә өстәп, тагын ни дисең?! Табиб, укытучы, юрист кына түгел, Татарстанда яшәүче һәркем татар телен өйрәнеп белсә дә бик әйбәт булыр иде дисәм генә инде.

Йолдыз Шәрапова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading