16+

"Татар яшьләре көннәрендә катнашкан яшьләрнең күбесе әбиләр, бабайлар булдылар"

Быел Татар яшьләре көннәре 31 тапкыр үткәреләчәк. Бай тарихы булган, татар лидерларын әзерләп чыгарган проект быел 14-18 сентябрьдә “Волга” яшьләр үзәгендә узар дип көтелә.

"Татар яшьләре көннәрендә катнашкан яшьләрнең күбесе әбиләр, бабайлар булдылар"

Быел Татар яшьләре көннәре 31 тапкыр үткәреләчәк. Бай тарихы булган, татар лидерларын әзерләп чыгарган проект быел 14-18 сентябрьдә “Волга” яшьләр үзәгендә узар дип көтелә.

Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче татар яшьләрен туплаучы, аларга яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. Аны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге.

Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

 “1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәрен бер елны да үткәрмичә калганыбыз булмады. Нинди генә авыр ел булмасын, барыбер үткәрү җаен таба идек. Хәтта финанс яктан кыенлыклар туганда да. Бу чарада катнашкан яшьләрнең күбесе әбиләр, бабайлар булдылар. Шушы Татар яшьләре көннәрендә катнашкан күп кенә яшьләребез зур урыннарда эшлиләр,” – дип хатирәләре белән уртаклашты РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Ирек Гыйльметдинов.

“Бу елны Татар яшьләре көннәренә илебезнең төрле почмакларыннан һәм Татарстаннан 180 делегат килер дип көтелә. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр; татар теле дәресләре, вокал, журналистика, тарих, кул эшләре һәм башка өлкәләргә бәйле мастер-класслар; кичке чаралар һәм проектлар белән танышу; Татар яшьләре көннәре лидерын билгеләү каралган,” - дип белдерде “Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Быел чарада 30 төбәктән делегатлар катнашачак. Алар арасында соңгы берничә елда гаризалар җибәрмәгән Коми республикасы, Калининград, Волгоград өлкәләре дә бар.
Татар яшьләре көннәренең ачылу тантанасы 14 сентябрьдә 13:20дә Г.Кариев исемендәге театр бинасында үткәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading