Шәһри Казан

«Татар җыры – 2017» фестиваленең җиңүчеләре билгеле

Татар музыкасы өлкәсендәге грандиоз тантана, елның иң дәрәҗәле һәм көтелгән вакыйгасы – «Татар җыры» фестивале якынлашып килә. Тиздән, бик тиздән 2017 елның иң популяр җырчыларына бриллиант күзле эксклюзив «Алтын барс» сыннары тапшырылачак.

Шунысы кызык: быел фестивальне оештыручылар яңа кагыйдәләр буенча уйный кебек, чѳнки «Татар җыры – 2017» фестиваленең номинантлары инде билгеле! Аларны булачак тантананың афишаларында күреп белергә мөмкин! «Интрига кайда?» – диярсез. Оештыручылар әйтүенчә: «Быелгы тамаша үзгәрешләргә һәм көтелмәгән борылышларга бай булачак. Шуңа да «Татар җыры» лауреатларының исемнәрен алдан әйтергә бер дә курыкмыйлар. Барлык серләр һәм төп интрига бары тик көнендә «Татар җыры» сәхнәсендә ачылачак. «Быел лауреатлар исемлегендә татарның сандугачы – Ришат Тѳхвәтуллин да бар. Бу яңалык «Татар җыры»н яратучыларны да, Ришатның иҗатын сѳючеләр ѳчен дә бик сѳенечле булды!

Реклама

Лауреатлар исеме билгеле булса да, кемнең кайсы номинациядә булуы, нинди җыр башкаруы сер итеп саклана. Җырчыларның нинди амплуада чыгыш ясавын беренчеләрдән булып «Татар җыры»н тамаша кылырга килгән кунаклар күрәчәк.

Миллионлаган бюджетлы һәм миллионлаган тамашачысы булган ел вакыйгасына санаулы кѳннәр калды, ләкин өлгер тамашачы әле билетлар алып калырга өлгерә. Сезнең дә «беренчеләр» рәтендә булып, онытылмаслык шоуны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, 16 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгенә рәхим итегез! «Татар җыры» фестиваленең 18ен бергә каршылыйк!

Реклама хокукында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 11 января 2018 в 13:36
    Ябыгабызмы?
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • 16 января 2018 в 13:16
    Ник өйдә утырасыз, бабайлар?
    Казанда «Тормышны яратучылар» («Жизнелюб») клуб­ларына 5 меңнән артык кеше йөри, шуның 80 проценты – хатын-кызлар.
    51
    0
    0