16+

«Татар җыры - 2017» турында кызыклы фактлар

Elvin Grey “Татар җыры»нда «Уфтанма»ны иҗатташ абыйсы - Салават Фәтхетдиновка багышлады. 

«Татар җыры - 2017» турында кызыклы фактлар

Elvin Grey “Татар җыры»нда «Уфтанма»ны иҗатташ абыйсы - Салават Фәтхетдиновка багышлады. 

Салават Фәтхетдинов Филүс Каһировка «барс» сынын тапшырды һәм аның чынлап та кабатланмас моңга ия булганын ассызыклады. 

Тамашачылар арасында Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым да бар иде. 

Былтыр «Татар җыры»н Гүзәл Уразова белән Elvin Grey тәмамлаган булса, быел алар фестивальне «Красивая, хороший» җыры белән ачып җибәрде. 

Айдар Галимов ел да биредәге җиңүен кемгә дә булса багышлый. Хәтерләсәгез, былтыр ул «барс»ын оныгы Сафиягә багышлаган иде. Ə быел  - арабыздан вакытсыз китеп барган Хәния Фәрхигә. 

Барлыгы 24 номинация һәм 26 җиңүче булды. 

Ришат Төһвәтуллин беренче тапкыр «Татар җыры» фестивалендә катнашты. 

Фестивальне берьюлы өч конферансье алып барды: Искәндәр Хәйруллин, Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров. 

Салават Фәтхетдиновка икенче ел рәттән «барс» бирелмәде. 

Иң кызыклы образ Ландыш Нигъмәтҗановада иде! Аның бер генә балаклы чалбары тамашачыларга әле дә тыңгылык бирми.

«Барс»лар буенча рекордсмен - Айдар Галимов. Җырчының киштәсе 18нче сын белән тулыланды. Ə хатын-кызлар арасында беренчелек - мәрхүмә Хәния Фәрхидә. 

«Татар җыры» тарихында тәүге тапкыр акапеллага җырладылар. Бу кыю адымга «Кабатланмас тавыш» иясе Филүс Каһиров батырчылык итте.

Фестивальдә Гүзәл Уразова - Илдарсыз, Зәйнәп Фәрхетдинова Зөфәрсез чыгыш ясады.

«Татар җыры»нда мәрхүмәләрне искә алу өлеше дә булды. Əлфия Авзалова белән Хәния Фәрхинең видеочыгышлары тамашачыны елатты. 


Номинацияләр һәм җиңүчеләр 

Хит-парадлар лидеры - Ләйсән Гыймаева. 
Ел ачышы - Айгөл Рәхимова.
Халыкчан җырчы - Ришат Фазлыйәхмәтов. 
Яшьләр проекты - Лилия Хәйруллина.
Елның иң популяр җыры (ир-ат) - Ильназ Бах.
Ин яхшы дуэт - Салават Минңнеханов һәм Гүзәлем.
Универсаль артист - Рифат Зарипов. 
Тамашачы мәхәббәте (хатын-кыз) - Илмира Нәгыймова. 
Тамашачы мәхәббәте (ир-ат) - Рафаэль Латыйпов.
Ин яхшы танцеваль проект (хатын-кыз) - Ландыш Нигъмәтҗанова. 
Хит-парадлар лидеры - Рамиль Галимҗанов һәм Эльмира Сөләйманова.
Үзенчәлекле проект - Илсөя Бәдретдинова.
Елның иң популяр җырчысы - Elvin Grey. 
Халык мәхәббәте (ир-ат) - Рөстәм Закиров. 
Яңа исем - Гүзәл Əхмәдиева.
Елның иң яхшы лирик җыры - Азалия Зиннәт.
Үзенчәлекле моң - Ришат Төһвәтуллин. 
Елның иң популяр җыры (хатын-кыз) - Иркә. 
Кабатланмас тавыш - Филүс Каһиров. 
Халык мәхәббәте - Хәмдүнә Тимергалиева. 
Татар радиосының махсус бүләге - Айдар Галимов.
Халыкчан җырчы - Гүзәл Уразова. 
ТМТВ телеканалының махсус бүләге - Зәйнәп Фәрхетдинова.
Иң яхшы эстрада җыр театры - Фирдүс Тямаев. 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ел ачышы Айгол Рэхимова ничек булсын инде? Ул бит 2-3 еллап жырлый.

    Мөһим

    loading