«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татар җыры» фестивале юбилеен үткәрде.
Фестивальнең 20 яшьлеген «барс»лылар чын туган көнгә әверелдерәбез, дип вәгъдә иткән иде. Моның өчен хәтта Мәскәүдән үк режиссер Лина Арифуллинаны да дәшкәннәр. Ул исә, мин гадәти булган әйберләрне яратмыйм, җырчыларны да гадәти булмаган шартларга куярга тырышам, дигән иде.
Ялтыравыклы күлмәк кенә коткарса иде...
Туган көн концерты сәгать кичке биштә башлана дисәләр дә, кунакларга «юбилярлар»ны бераз көтәргә туры килде. Моны алдан ук сизенепме, тамашачы да урыннарына ашыкмый гына керә торды.
Сәхнә башка фестиваль-бәйгеләрнекеннән әллә ни аерылып тормады. Уртада – зур экран, ике як-ягында исә өч катлы барс канаты. Ул экран аркылы сәхнә артында «бекстейдж» ясаганнар. Бу сүгенү сүзе түгел, борчылмагыз. Сәхнә артын күрсәтү, ягъни мәсәлән.
Сәхнә бизәлеше аерылмаса да, тамашачы аерыла. Чөнки бәяләр ягыннан билетлар алай ук арзан димәс идем. Ялтыравыклы күлмәкләр киеп, үзләре белән туфлиләр алып килгәннәр иң элек урыннарына түгел, ә буфетка уза. «Татар җыры»ның даими йөри торган тамашачысы бар аның. Шуңа да алдагы елларның тәҗрибәсе буенча, иң элек тамак ялгый халык. Алай эшләгәндә, кайбер чыгышларны «уздырып җибәрү» җайлырак, күрәсең. Әле быел оештыручылар «закуска» хакында да кайгырткан – шоколадлар таратып чыккан. Эх, ялтыравыклы күлмәк белән генә барысын да качырып булса икән! Буфеттан өчпочмакны тамаша залына алып кереп, концерт караганда ашап утырган тамашачы турында язарга сүз байлыгым җитми, гафу!
Туган көн бүләксез булмый
Концертны тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
– Һәммәгезне дә бүгенге җыр бәйрәме белән котлыйбыз! 20 ел дәвамында барыбыз да «Татар җыры»на җыелып киләбез. Фестивальне өч егет башлап җибәрде, киләчәктә дә «Татар җыры» гөрләп торыр. Шатланырбыз, күп яңа талантларны күрербез. Үзебезгә дә күрешергә матур сәбәп булыр, – диде Президент, чараны ачып җибәреп.
Республика җитәкчесе, музыка сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен, «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Наил Баһаутдиновка һәм компаниянең директорлар советы рәисе Камил Гәрәевкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен тапшырды. Сүз дә юк, лаеклы бүләкләр.
Ландыш белән Элвин кайда?
...Программаны, гадәттәгечә, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды. Сәхнә арты тормышын исә Байбулат атлы яшь алып баручы яктыртты.
Тамашаны Гүзәл Уразова ачып җибәрде. Фестиваль алдыннан, җырчылар иң популяр җырларын башкарачаклар, дигәннәр иде. Гүзәл «Тимәсен тик күзләрем»не җырлады. Тик базардагы күлмәк сатучы көньяк егетләрен хәтерләткән, әйберен сатар өчен сатып алучының бер алдына, бер артына чыгып биегән көзгеле егетләр генә аңлашылып бетмәде. Өстәвенә, Гүзәлгә кәләш фатасы да кигезеп куйдылар. Илдар белән 15 елдан артык торгач, әллә никах яңартырга булганнар шунда. Илдарның да сәхнәгә кияү егете сыман ялтыравыклы күбәләкләр тагып чыгуын тагын ничек аңларга була инде?
Быелгы «Татар җыры»ның бер уңышы дип инде ничә ел чыгыш ясамаган «Айфара» төркемен туплап, сәхнәгә кире чыгаруы булгандыр. Ни дисәң дә, татар эстрадасында иң озак иҗат иткән һәм популярлыгын да югалтмаган төркемнәрнең берсе бит ул! Чыкты да җырлады егетләр. Дөбер-шатыр сикерүчеләр дә кирәкмәде. Сагындырганнар. Популяр җырлар булгач, мин «Ак каен»ны көткән идем. Ә алар «Сау бул»ны башкарды. Хушлашулары булдымы икән инде тамашачы белән...
Ләйсән Гимаева чыкканнан соң җырлый башлаганчы башта нинди җыр башкарганын аңламый тордым. «Яшьлегем чишмәләре» нинди матур җыр иде югыйсә. Бетереп атканнар, дигән тәэсир калды. «Дөп-дөп», «даң-доң», кыскасы.
Сәхнәгә «Каеннар арасында» җыры белән Рәсим Низамов күтәрелгәч, халык бераз җанланды. Тик аның артында ак җәймәнең тузанын каккан кыяфәт ясаган кызларда гына яңалыкны күпме эзләсәм дә, таба алмадым. «Ул каеннарны нәрсә генә эшләтмәделәр, әмма Рәсимне уздыра алмадылар», – дип шаяртты алып баручылар. Алай гына да түгел, Рәсим Низамов тамашачыга бүләк тә алып килгән булып чыкты. 12нче рәтнең (декабрь – 12 ай) 20нче урынындагы (фестиваль яше) тамашачыга Рәсим Низамов автографы белән каен бүкәне эләкте. Тамашачы канәгать калды бугай.
Чыгышы азагында Әлфинә Әзһәмованы нишләптер режиссер чемоданнар өстенә утыртып калдырган. Ниндидер ишарә булдымы соң бу Әлфинә ханым иҗатына карата?
Нәфкать Нигъмәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева, «Казан егетләре», Идрис Газиев та популяр җырларын җырлады. Идрис Газиев чыгышы аеруча да ошады. Әллә җыры әниләр турында булгангамы шунда. Иркә номеры ялтыравыклы ыштаны белән генә истә калды. Ә Ландышны бүген бөтенләй дә чакырып тормаганнар. Әллә Ландышның «Барс медиа» белән контракт беткәнме? Үзеннән сорашырга булыр әле, күңелне тырный бит.
Аның каравы, Эльмира Сөләйманова җырлады. Лилия Хәмитованы да дәшәсегез калган, дип утырдым. «Татар җыры» башланганда, иң популяр җырчылар исемлегендә иде бит ул. Һәр җыры – хит!
Ялтыравыклы ыштан дигәннән, быел тамашачылар арасында гына түгел, артистлар арасында да ялтыравык күлмәк «модный» иде. Эльмира Кәлимуллина белән Зәйнәб Фәрхетдинова яңа биш тәңкә сыман җемелдәде бүген.
Иң күп алкышларны Филүс Каһировка яудырганнардыр. Филүс Америкага кадәр барып концертлар оештырган җырчы һичшиксез моңа лаек.
Узган атнада «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен алган Әнвәр Нургалиевка «Алтын барс» та эләкте. Ну Әнвәр абый Элвин Грей кызларын да урлап бетерә бугай инде! Сәхнәгә Әнвәр Нургалиев чыга диюгә, залдагы апайлар икешәр телефонга төшерә башлады. Хатыны Ирина ханымга Алла ярдәм бирсен инде! Аның популяр булуыннан файдаланыпмы, оештыручылар ике җыр башкарырга рөхсәт иткән. Мондый бәхет Ришат Төхвәтуллинга, Айдар Галимовка һәм Салаватка гына тәтеде.
Әнвәрнең фонограммасы өзелеп кенә кәефен кырды кебек. Була инде ул андый хәлләр дә. Фирдүснең әнә чалбары да ертылган иде әле. Аңа карап кына җырлавын туктатмады. Әмма Фирдүс Тямаев бу кичне сәхнәдә уздырмады. Хатыны Резеданың туган көне иде. Өйдә калуны кулайрак күргән бугай.
Ялгышмасам, узган ел да Азат Фазлыев Алсусыз гына алган «Алтын барс»ны. Быел да шулай булды. Әллә Алсу үпкәләткән «барслар»ны, әллә башка сәбәп... Кыскасы, Азат Фазлыевка бүләкне быел да үзенә генә бирделәр.
Ришат Төхвәтуллин... Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Акапеллага җырлаган бердәнбер артист булды ул.
Айдар Галимовны исә залдагы тамашачы хатын-кызларга кызыл розалар таратуы белән истә калдырырлар, мөгаен. Дөрес, чәчәкләр беренче рәтләргә генә эләкте. Сүз уңаеннан, иң күп «барс» та Айдар Галимовта икән! Аларны кая куеп бетерәдер инде? Әллә урыны җитмәгәнгә, беренче «Алтын барс»ын «Барс медиа» музеена тапшырды.
Чараны, гадәттәгечә, Салават тәмамлады. Элвин Грей белән Салават дуслашкан дигән сүзләр дөрес булмадымы соң? Күпме көтсәк тә, Радик чыгыш ясамады.
Рәхәт мизгелләр
Нәрсә ошадымы? Вафат булган җырчылар – Вәсилә Фәттахова, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзалова, Әлфис Кыямов, Илһам Шакировны искә алулары. Афәрин!
Алып баручыларның күп сөйләмәве ошады. Артык сөйләмәве. Спонсорларның биш минут саен кабатланмавы. «Алтын барс»ны сәхнәдә тапшырмаулары, аны тапшырырга йөзләгән кеше чыкмавы. Концертның биш сәгать бармавы. Менә, күрегез, без булдырабыз дип, биш дистә җырчыны чыгармаулары. Мәгънәсез, «тыш-даш» җырлар башкарылмавы. Монда Мәскәү режиссеры кулы сизелә. Анысы өчен рәхмәт, Лина ханым! Тамашага ноктаны гына башкача куярга кирәк иде. Телевизордан матур концерт карап утырганда, кинәт ут сүнгән кебек тәэсир калды шул.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: алдагы еллар белән чагыштырганда, «Татар җыры» быел бер башка гына түгел, икегә үскән сыман тоелды миңа. Зәвыклы, бераз ретро һәм... Калганын үзегез карарсыз. Телевизордан Яңа ел бәйрәмнәрендә күрсәтми калмаслар!
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар
0
0
Бер башка тубэнэйгэн шул!
0
0