16+

"Татарча диктант": койрыклы «И» койрыксызга әйләнгән чор...

Бүгенге көндә «белән» сүзе «б/н», «кебек» сүзе «к/к» дип кенә языла! Экономияләргә өйрәндек шул. Язмада да.

"Татарча диктант": койрыклы «И» койрыксызга әйләнгән чор...

Бүгенге көндә «белән» сүзе «б/н», «кебек» сүзе «к/к» дип кенә языла! Экономияләргә өйрәндек шул. Язмада да.

Автоматлашканбыз. Роботка әйләнгәнбез. Клавиатурасыз яза алмыйбыз. Узган ел бөтен дөнья күләмендә уздырылган «Татарча диктант» текстын язгач та, күңелдә әнә шундый фикер туган иде. Язу күнекмәләре, язу культурасы югалып бара икән бит!

Быел тагын узачак ул. Бүген шулай ук бөтен дөньяда һәр теләгән кеше үзен диктант язып сынап карый алачак. Күпчелек әлеге чараны туган телгә мәхәббәт уяту максаты белән бәйләсә, мин әнә шул ук язу культурасы турында уйланам. «Каләм тотып кулларга...» дигән гыйбарәне сагынып кына искә ала башларбыз бугай. Клавиатурада, смартфон яки планшет экранында язу трендта бит хәзер. Хаталарны тикшереп тормыйбыз, матур, пөхтә язу турында сөйләп тә торырга кирәкмидер. Шул узган ел язган диктантны гына искә төшерәм. Без хәзер «Т» хәрефен мәктәптәге кебек өч багана белән язмыйбыз, икән. Нәкъ менә клавиатурадагыча гына. Баш хәрефләрне дә, әйтик, «И», «К» һәм башкаларны да матур койрыклар белән авыш итеп яза белми башлаганбыз. Ә «белән» сүзе «б/н», «кебек» сүзе «к/к» дип кенә языла! Экономияләргә өйрәндек шул. Язмада да.

Диктант язганда, әниемнең методикасын искә төшергән идем. Өй эшләрен эшләгәндә, теге яки бу хата китсә, пычратып куйсам, яки башка хилафлык җибәрсәм, әни (укытучы бит!) ул битне ертып ала иде дә, «матур һәм дөрес итеп яз» дип, яңадан яздырта иде. Дәфтәр битләре кими бит алай дияргә ашыкмагыз. Әни башка дәфтәрнең уртасыннан чиста битләр ала да шуны монысының уртасына урнаштырып куя иде. Шулай итеп матур, тигез, хатасыз язарга өйрәндем мин бераз. Кызларымны да шундый ук методикага нигезләнеп яздыртырга тырышам да, артык барып чыкмый кебек әле. Чөнки бүгенге укучы клавиатура хәрефләре белән генә яза шул… Әле бит алай тикшереп, пөхтәләнеп утырырга вакыт та таба алмыйбыз. 

Дөнья куабыз. Дөньялыкта хәзер матур, дөрес, чиста, хатасыз уку да, сөйләү дә модада түгел.

Кулдан язудан читләшмик, җәмәгать. Диктантларны ешрак языйк! Бүген дә «Татарча диктант»та да катнашыйк!
(Автомат рәвештә бу җирдә смайлик куясы килеп китте…)

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading