16+

Татарга Гаиләләрне татулаштыру комиссиясе ярдәм итәрме?

Кайбер очракларда ир белән хатын дин әһелләре белән әңгәмәдән соң яңадан кушылырга карар кыла, ә икенчеләренә ире йә хатыны ягыннан өлкән туганнарының киңәше ярдәмгә килә...

Кайбер очракларда ир белән хатын дин әһелләре белән әңгәмәдән соң яңадан кушылырга карар кыла, ә икенчеләренә ире йә хатыны ягыннан өлкән туганнарының киңәше ярдәмгә килә...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Нальчикта татар казыйлары катнашында узган “Хәзерге Россиядә Ислам хокукый культурасы: бүгенге торышы һәм перспективалары” дип исемләнгән халыкара конференция нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 

Әлеге зур чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Казан казые вазыйфаларын башкаручы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин катнашкан иде. Конференция нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүз Марат хәзрәткә бирелде.

“Чечняда һәм кайбер дәүләтләрдә Гаиләләрне татулаштыру комиссиясе (Комиссия по примирению семей) эшли икән. Әлеге комиссия тарафыннан аерылышкан яки бер-берсенә карата суынган парларны яңадан берләштерү, кавыштыру буенча эш алып барыла. Әлбәттә, аерылырга теләгән ир белән хатынны татулаштыру процессына индивидуаль якын килергә кирәк. Кайбер очракларда ир белән хатын дин әһелләре белән әңгәмәдән соң яңадан кушылырга карар кыла, ә икенчеләренә ире йә хатыны ягыннан өлкән туганнарының киңәше ярдәмгә килә. Шәригатебездә гаилә кыйммәтләрен саклау зур урын тота, ир һәм хатын арасында низагларны булдырмый калу юллары күп, кайвакыт яшьләрдә белем, йә тәҗрибә җитми. Шуңа күрә әлеге юнәлештә эш алып бару кирәк дип саныйм”, – дип мөрәҗәгать итте. Җәлил хәзрәт Фазлыев 13 гыйнварда узачак киләсе утырышка тәкъдимнәр белән килергә киңәш бирде.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – татар исемнәре китабын булдыру. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 2008 елда казыйлар тарафыннан карап расланган “Исемең матур, кемнәр куйган?” китабы нигезендә яңа басма әзерләргә киңәш итте: “Хәзер ун елдан артык вакыт узды. Милләтебезгә яңа исемнәр керде. Яңа исемнәр арасында бик матур мәгънәлеләре дә бар. Шул исемнәрне дә кертеп, яңа китап әзерләүгә ихтыяҗ туды. Шул ук вакытта кулланылыштан бөтенләй төшеп калган, кеше аңламаслык мәгънәгә кергән исемнәрне китапка кертмәскә тәкъдим итәм. Әлеге басманы Голәмалар шурасы карап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаганнан соң, “Хозур” нәшриятына бастырырга тәкъдим итү мөмкин булыр иде”. Киләсе утырышка казыйлар яңа исемнәрне барлап киләчәкләр һәм фикер алышуны дәвам итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X