16+

Татарстан башкаласында «Киноҗәй» проектының яңа сезоны башланды

Ачык һавадагы сеанслар паркларда һәм скверларда, шулай ук торак комплекслар территорияләрендә узачак.

Татарстан башкаласында «Киноҗәй» проектының яңа сезоны башланды

Ачык һавадагы сеанслар паркларда һәм скверларда, шулай ук торак комплекслар территорияләрендә узачак.

Фото: ТРның «Татаркино» ДБМУ матбугат хезмәте

Казанда «Киноҗәй» проектының яңа сезоны башланды. Шәһәр халкы Аксенов скверында, Горький паркында һәм торак комплекслар территорияләрендә ачык һавада фильмнар һәм мультфильмнар карый алачак.

Җомга көннәрендә ТРның «Татаркино» ДБМУ «Ретро FM» белән берлектә казанлылар өчен совет картиналарын күрсәтүне оештыра. Сеанслар Горький паркында узачак, башлану вакыты – 20:00 сәгатьтә. Июнь аенда – «Афоня» һәм «Курьер» ленталарын, ә июль аенда «Берегись автомобиля», «Кин-дза-дза!» һ.б. карарга мөмкин. График сылтама буенча урнаштырылган.

Аксенов скверында 15 нче майдан 30 нчы августка кадәр республика архив киносы фестивале узачак. Программага киң массалар тарафыннан яратып кабул ителгән, онытылган фильмнар, аз билгеле фәнни һәм тамаша кинолары, Татарстанның танылган шәхесләре турында картина-портретлар кергән. Барлыгы 16 чара оештырылачак, һәр кич яңа тематик бүлеккә багышлана. Шәһәрлеләрне чәршәмбе көннәрендә 19:30 сәгатьтә көтәләр. Программа сылтама буенча бастырылган. Фестиваль Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.

Традиция буенча Россия һәм чит ил фильмнары Казанның торак комплекслары территорияләрендә дә күрсәтеләчәк. Әйтик, «Оазис» торак комплексында 8 нче июньдә – «Пушистые спасатели: новая команда» маҗаралы мультфильмын, ә 22 нче июньдә «Дух Байкала» драмасын карарга була. Сеанслар 20:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТРның «Татаркино» ДБМУ матбугат хезмәтендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading