16+

Татарстан бензины – Евро-5 дәрәҗәсендә

Күрше тавыгы күркә булып күренә, диләр бит. Ләкин бәяләмә бирергә һич тә ашык­маска кирәк икән. Машинаңа бензин салганда да...

Татарстан бензины – Евро-5 дәрәҗәсендә

Күрше тавыгы күркә булып күренә, диләр бит. Ләкин бәяләмә бирергә һич тә ашык­маска кирәк икән. Машинаңа бензин салганда да...

Республикада 28 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр мотор ягулыгының сыйфаты тикшерелде. Айлык барышында 401 АЗСтан һәм 3 нефтебазадан 719 проба алынган.
– Кешеләр машиналарны күрә дә «Лукойл» станцияләренә керә. Тик бу андагы ягулык «яхшы» дигән сүз түгел. «Татнефть», «ТАИФ» һәм «Ирбис» станцияләрендәге мотор ягулыгы да яхшы, – диде Татарстан Республикасында ягулык-энергетика чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗев Министрлар Кабинетында узган брифингта. – «Танеко» заводында җитештерелә торган бензин Евро-5 стандартларына җавап бирә. «Татнефть» җәмгыятенең сыйфат лабораторияләре көчле, алар чыгарылган нефть продуктларын да һәм автомобильләргә ягулык салу станцияләрендәге бензин белән дизель ягулыгын да даими тикшереп торалар.

Айлык нәтиҗәләренә килгәндә, эре компанияләрнең сатуга чыгарылган ягулыгы сыйфат таләпләренә туры килә. Кече предприятиеләр һәм шәхси карамактагы АЗСлардан алынган 15 пробада бензинда күкерт катнашмасы нормадан күбрәк булуы ачыкланган.
– Республиканың ЮХИДИ идарәсе мәгъ­лүматларына караганда, Татарстанда 1 миллион 610 мең берәмлек транспорт чарасы исәпләнә, шуларның 1 миллион 439ы – шәхси транспорт. Мотор ягулыгының сыйфатлы булуы автомобиль йөртүчеләр өчен генә түгел, бөтен халык һәм республика икътисады өчен мөһим, – дип дәвам итте сүзен Роберт Гыйләҗев.
 Татарстанда елына 2 миллион 550 мең тонна ягулык кулланыла. «Танеко» заводында елына 1 миллион 800 мең тонна бензин, 5 миллион тонна дизель ягулыгы җитештерелә.
Роберт Гыйләҗев әйткәнчә, республикада октябрь аеннан мотор ягулыгына бәяләр кимүе күзәтелә. «Татнефть-Центр» әле АИ-95 һәм АИ-92 бензиннарына бәяләрне тагын 20-25 тиенгә киметәчәк.

– Татарстанда сатудагы мотор ягулыгының бәясе Идел буе федераль округындагы бәяләрнең уртача күрсәткеченнән югары түгел, хәтта арзанрак та. Татарстан җитәкчелеге мотор ягулыгы бәяләрен җитди күзәтчелектә тота. Бәя белән уйнаучыларга автомобильчеләр үзләре дә каты сабак бирә ала. Ягулык бәясе кыйбат булган АЗСларга кермәскә һәм туктамаска кирәк, – дип киңәш итте Роберт Гыйләҗев.

 

Дамир Бәдриев фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading