16+

Татарстан өчен һәр кеше дә мөһим!

Җанисәпне илдә нинди милләт кешеләре яшәвен ачыклау өчен генә үткәрәләр дип кабул итү дөрес түгел. Россиядә күпме хуҗалык булы, халыкның яшәү дәрәҗәсе нинди икәнлеген ачыклау; гаиләләрнең хәле, күпме ялгыз аналар булуын исәпкә алу да мөһим мәгълүмат булып тора.

Татарстан өчен һәр кеше дә мөһим!

Җанисәпне илдә нинди милләт кешеләре яшәвен ачыклау өчен генә үткәрәләр дип кабул итү дөрес түгел. Россиядә күпме хуҗалык булы, халыкның яшәү дәрәҗәсе нинди икәнлеген ачыклау; гаиләләрнең хәле, күпме ялгыз аналар булуын исәпкә алу да мөһим мәгълүмат булып тора.

Инде бер елдан артык Татарстан Бөтенроссия халык санын алу буенча әзерлек кампаниясе алып бара. 2020 елда узарга тиешле бу акция, коронавирус сәбәпле, 2021 елга күчерелде. Аннан, әлеге дә баягы пандемия җанисәпне яз көне түгел, ә октябрьдә уздырырга мәҗбүр итте. Һәм менә ниһаять, 15 октябрьдән алып Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр хакында мәгълүмат җыелачак!

Татарстанның җанисәпкә бу кадәрле җитди каравы аңлашыла да. Кайбер төбәкләрдә татарны башка милләт дип яздыру очраклары аз булмады. Ә Татарстанга һәр татар, һәр кеше, һәр милләт кадерле!

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина сүзләренчә, республикада Бөтенроссия халык санын алуда 1185 контролер, 7108 халык исәбен алучы, 58 инструктор катнашачак. Аларның күпчелеге мәгариф системасында эшләүчеләр. Гомумән, бу эштә 8,5 мең кеше ярдәм күрсәтәчәк. Резервта 1,3 мең кеше исәпләнә. Җанисәптә 485 волонтер да җәлеп ителер дип көтелә. Алар бу акциядә беренче тапкыр катнаша. Җанисәп алучыларның барысы да бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерелгән.

Белгәнебезчә, җанисәп гадәттә ун елга бер тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр уздырылган халык санын алу процессыннан аермалы буларак, быел мәгълүматларны электрон рәвештә дә тапшырып була. Моны “Бердәм дәүләт хезмәте порталы” яисә күп функцияле үзәк аша эшләргә мөмкин. Порталда җанисәп функциясе 8 ноябрьгә кадәр эшли. Кеше сайтта гаиләсенең барлык әгъзасы хакында да анкета тутырырга хокуклы. Сорауларның бөтенесенә дә җавап биреп бетергәч, үзенчәлекле QR-код формалаша һәм ул гомуми мәгълүматлар туплана торган тиешле ведомстволарга юллана.

Мондый төр ысуллар белән җанисәптә катнаша алмаганнар 14 ноябрьгә кадәр халык санын алучы ярдәмендә үзе хакында Россия тарихында мәгълүмат калдыра ала. Алар да быел планшетлар белән йөриячәк. Димәк, мәгълүмат инде алдан ук электрон вариантта була. Бу исә нәтиҗәләр ясауны күпкә тизләтә. Шуңа да беренче нәтиҗәләрне быелның декабрь аенда ук белергә мөмкин. Ә барлык мәгълүмат та тупланып, эшкәртелеп беткәннән соң, ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның декабрь аенда ясалыр дип көтелә.

Җанисәп анкетасы берничә бүлектән гыйбарәт. Кеше үзенең җенесен, гражданлыгын, нинди милләт вәкиле булуын, белем дәрәҗәсен һ.б. күрсәтергә тиеш була. Сүз уңаеннан, халык санын алырга килгән кеше сезгә паспорты һәм аның җанисәптә катнашучы икәнен раслый торган таныклыгын күрсәтергә тиеш.

Кеше хакында мәгълүматлар рәсми рәвештә теркәлү узган урында түгел, ә ул яши торган урында тупланыла. Мисалга, “пропискагыз” авылда булып, шәһәрдә яшисез икән, җанисәп мәгълүматларын да калада алачаклар.

Җанисәпне илдә нинди милләт кешеләре яшәвен ачыклау өчен генә үткәрәләр дип кабул итү дөрес түгел. Россиядә күпме хуҗалык булы, халыкның яшәү дәрәҗәсе нинди икәнлеген ачыклау; гаиләләрнең хәле, күпме ялгыз аналар булуын исәпкә алу да мөһим мәгълүмат булып тора. Чөнки алар нигезендә социаль түләүләр, дәүләттән матди ярдәм формалаша. Шуңа да анкеталарны тутырганда максималь төгәл мәгълүмат бирү зарур.

“Җанисәпнең ни кадәрле мөһим икәне һәркемгә мәгълүм. Аның нәтиҗәләре идарә итүдә карарларның нәтиҗәлелеген арттырачак. Халык санын алу төбәк сәясәтен формалаштырырга булыша. Торак, социаль объектлар, коммуникацияләрне төзүне планлаштыруда да ярдәм итә һәм нәтиҗәдә республикада яшәү сыйфатын яхшыртуга китерә. Җанисәптә катнашкан һәр кеше Татарстан Республикасы үсешенә үз өлешен кертә. Чөнки алынган мәгълүматлар илкүләм проектларны тормышка ашыру, социаль программаларны формалаштыру нигезе булачак. Республикага һәр кеше дә мөһим”, - дип белдерде ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading