Шулай итеп, Рамазан Байтимеров сүзләренә һәм Филипп Пираевның тәрҗемәсенә язылган республиканың Дәүләт гимны тексты расланды. Татарстан гимны композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән музыкаль әсәргә нигезләнгән.
Әмма республика гимнының рәсми тексты 2013 елга кадәр булмады. 2011 елның 11 декабрендә ТР Дәүләт Советы иң яхшы гимн текстына конкурс игълан итте. 2012 елның гыйнвар аеннан июнь аена кадәр Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан 200дән артык гариза килгән. 182 проект конкурска үткәрелгән. Кабул ителгән хезмәтләрнең авторлыгы яшерелгән булган, һәр проектка “код” сүз белән сан бирелгән. Танылган җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, журналистлар, музыкантлар составындагы эшче төркем Римма Ратникова җитәкчелегендәге комиссия игътибарына иң уңышлы текстларны тәкъдим иткән.
Татарстанның дәүләт гимны тексты - Рамазан Байтимеровның 1970 елда язылган “Туган ягым” шигыренең эшкәртелгән варианты. Заманында бу шигырь Рөстәм Яхинны көй язарга илһамландырган булган. Шигырьне эшкәртүдә күп кенә авторлар, мәсәлән, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фоат Галимуллин һәм Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Кушилкова да катнашкан. Ә инде шигырьне камилләштерүдә төп эшне шагыйрь Гәрәй Рәхим башкарган.
Татар телендә язылган текстны республиканың иң яхшы тәрҗемәчеләре һәм шагыйрьләре рус теленә тәрҗемә иткән. Алар арасында Николай Алешков, Николай Беляев, Борис Вайнер, Наилә Ахунова, Алена Кәримова, Артем Скворцов, Алексей Бастриков бар. Комиссия яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемәсен кабул иткән.
Гимнның музыкаль өлеше өстендә профессор Рубин Абдуллин хезмәт куйган. Гимнны Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина башкара. Симфоник һәм тынлы оркестр өчен яңа партитураны композитор Борис Трубин ясаган. Хор партиясен һәм балалар хоры өчен партитураны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владислав Лукьянов иҗат иткән.
Комментарийлар