16+

Татарстан халкын COVID-19 аркасында эштә чәй эчүдән баш тартырга чакыралар

ТР халкына эштәге киңәшмәләрдән һәм чәй эчүләрдән баш тартырга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Татарстан халкын COVID-19 аркасында эштә чәй эчүдән баш тартырга чакыралар

ТР халкына эштәге киңәшмәләрдән һәм чәй эчүләрдән баш тартырга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

"Бүгенге көндә шулай да эш буенча элемтәләрне мөмкин кадәр күбрәк чикләргә, барлык киңәшмәләрне онлайн-режимга күчерергә һәм, иң мөһиме, эштә төрле чәй мәҗлесләрен булдырмаска кирәк. Кызганычка каршы, мондый фактлар очрый. Бу чәй мәҗлесләре, төшке аш, туган көннәрне һәм төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтү. Кайбер башка төбәкләрдәге статистикага күз салсаң, мондый күңелсез очракларның еш кына хезмәт коллективларындагы авыру очракларының сәбәпче булуы турында сөйли ", - диде ул.

Шулай ук ул эш бирүчеләргә температура һәм ОРВИ билгеләре булган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә кирәк, дип искәртте.

Аның сүзләренә караганда, коронавирус белән авыручылар статистикасы үзгәрми диярлек. Хасталар арасында 47 процент - эшче һәм хезмәткәрләр.
Роспотребнадзор тикшергән коллективларда 127 авырып китү учагы теркәлгән, 83ендә авырулар таралуга китерүче хокук бозуларны ачыклаганнар.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әстәгъфирулла!

    Мөһим

    loading