16+

Татарстан хокук саклау органнары сайлаучылар иминлеген һәм тәртипне саклый

Сайлауларда тавыш бирүчеләрнең иминлеген һәм тәртип саклау өчен 17 меңгә якын хокук саклаучылар җәлеп ителгән. Бу хакта ТР Эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов хәбәр итте.

Барлык сайлауучастоклары махсус җайланмалар һәм этләр ярдәмендә тикшерелгән. Сигез мең ярымга якын полиция хезмәткәре участокларда эшли, районга 133 хезмәткәр җибәрелгән. Җитди хокук бозу очраклары юк, әмма провокацияләрсез генә булмады, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Кичә үк сайлауларга бармаска өндәп язылган листовкалар таратылганы мәгълүм, кулга алынучылар бар. Бүген шул үк хәл тагын кабатланган –Казанда бер сайлау участогында күзәтүчедән сайлауларга бойкот белдерергә чакырган листовкалар алынган. Рафаиль Гыйльманов сүзләренчә, бу хәлләр – оешкан рәвештә бара. Кайберәүләр кандидатлардан күзәтүче булып языла, ә үзләре сайлауларда катнашмаска өндәүләр белән чыга.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading