16+

Татарстан Президенты беренче укытучысын юбилее белән котлый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысы Римма Закирҗанованы туган көне — 75 яшьлек юбилее белән котлап, укытучысы һәм сыйныфташлары белән төшкән фото урнаштырган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысы Римма Закирҗанованы туган көне — 75 яшьлек юбилее белән котлап, укытучысы һәм сыйныфташлары белән төшкән фото урнаштырган.

Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язды.

Рөстәм Миңнеханов Instagram, «ВКонтакте» һәм Twitter сәхифәләрендә укытучысы һәм сыйныфташлары белән төшкән фотоны һәм котлау сүзләре язып калдырган.

"Минем беренче укытучым Римма Рәүф кызына бүген 75 яшь тула. Ихлас күңелемнән Сезгә рәхмәт сүзләремне тапшырам һәм туган көнегез белән котлыйм! Нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!", диелә әлеге котлауда.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading