16+

Татарстан Президенты коронавируска каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте утырышында катнашты

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия территориясендә Коронавируска каршы көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Видеоконференция режимында узган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе субъектларында сәламәтлек саклау системасының яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкә әзерлеге мәсьәләләре турында, шул исәптән медицина оешмаларын барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. «Президент тиешле йөкләмә бирде, Хөкүмәт үтәлеш срогын 28 апрель дип билгеләде. Йөкләмәне үтәү өчен бер атнадан аз вакыт калып бара. Бүгенге көнгә булган нәтиҗәләрне канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый», - диде Михаил Мишустин. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмаларының ятак фондын үзгәртеп кору өчен төбәкләргә 33 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Премьер, килгән акчаларны кассалар аша уздыруны тизләтергә кирәк, дип белдерде. «Төбәкләр авыруларга квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен мөмкин кадәр әзер булырга тиеш», - диде РФ Премьер-министры. 

Утырышта шулай ук Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Финанс министры Антон Силуанов чыгыш ясады. Россия Федерациясенең кайбер субъектлары башлыклары да урыннардагы вәзгыять турында хәбәр иттеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading