Шәһри Казан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика табибларына 54 яңа ашыгыч ярдәм машинасы ачкычларын тапшырды

Барлык машиналарга да үзебездә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары урнаштырылган һәм пациентларга тәҗел медицина ярдәме күрсәтү өчен махсуслаштырылган, аларда шулай ук интенсив терапия уздырып та була. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча ныклы эш алып барыла.  2 ел эчендә республика хастаханәләренә Татарстан акчасына сатып алынган 291 ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырылды. Шулай ук федераль акчаларга республиканың медицина учреждениеләренә 29 машина килде, тиздән тагын 17 берәмлек техника кайтачак.

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, соңгы 4 ай республика сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынау булды. "Форсаттан файдаланып, медицина учреждениеләренең барлык җитәкчеләренә һәм сезнең коллективларыгызга фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Коронавирус беркая да китмәде. Әмма бүген СОVID-19 белән көрәшергә һәм планлы хезмәт күрсәтүне кире кайтарырга кирәк", - диде Президентыбыз.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча эш алып барыла. 2 ел эчендә республика хастаханәләренә Татарстан акчасына сатып алынган 291 ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырылды. Шулай ук федераль ярдәм ярдәмендә республиканың медицина учреждениеләренә 29 машина килде, тиздән тагын 17 берәмлек техника чыгачак.

 Фото: http://tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: