16+

Татарстан Президенты Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм медицина учреждениесе генераль директоры Рөстәм Хәйруллин озатып йөрде.

Татарстан Президенты Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм медицина учреждениесе генераль директоры Рөстәм Хәйруллин озатып йөрде.

ТКДҮ – йөрәкнең кан тамырлары, баш миенең кан тамырлары, магистраль һәм периферия кан тамырлары авырулары белән авыручыларга ярдәм күрсәтү буенча махсуслаштырылган югары технологияле медицина үзәге. Хирургия комплексы реконструкциядән соң 2006 елда файдалануга тапшырылган. Бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 1,7 меңнән артык кеше эшли. Ел саен үзәктә 125 меңнән артык пациент тикшерү һәм дәвалау уза, 5 меңнән артык операция үткәрелә.

15 ел эчендә учреждениедә 77,7 мең операция үткәрелгән. 1,5 млн. га якын кеше ярдәм алган. Алар арасында кардиология һәм кардиохирургия юнәлеше буенча – 54%, неврология һәм нейрохирургия – 28%, ангиология – 10%, гастроэнтерология һәм абдоминаль хирургия – 8%. Гомумән алганда, пациентларның 95,5%ы –  бу планлы ярдәм, 4,5%ы – кичектергесез ярдәм.

Рөстәм Миңнеханов операция блогының, кардиохирургия, кардиореанимация, нур диагностикасы бүлегенең эше белән танышты, үзәктәге заманча җайланмаларны карады.

ТКДҮ генераль директоры хәбәр иткәнчә, учреждениедә яңа методикалар актив кертелә. "Хирургия методлары буенча без 2006 елдан башлап 29 методтан 77гә кадәр арттырдык. Үсеш 3 тапкыр», - диде Рөстәм Хәйруллин. Алар арасында баш миендә борын тирәсе аша операция дә бар.

Рөстәм Хәйруллин шулай ук Президентка, барлык операцияләрнең яртысыннан артыгыюгары технологияле, дип белдерде.

Шулай ук карау барышында ТР Президентына пациентларны күзәтүнең электрон системасын күрсәттеләр. Әлеге платформа барлык авыруларны исәптә тотарга һәм кирәк булган очракта онлайн режимында аларга кирәкле препаратлар билгеләргә мөмкинлек бирә.

 ТР Президенты матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading