16+

Татарстан районнарында гарасат: җил түбәләрне алып аткан, боздан зыян күргәннәр бар (ВИДЕО)

Арча районы Яңа Кенәр авылында берничә минут элек кенә боз явып киткән.

Татарстан районнарында гарасат: җил түбәләрне алып аткан, боздан зыян күргәннәр бар (ВИДЕО)

Арча районы Яңа Кенәр авылында берничә минут элек кенә боз явып киткән.

- Унбиш минутлап яугандыр. Башта боз яуды, аннан яңгыр койды. Түтәл араларына сулар җыелды инде. Суганнарны аударды. Чыпчык башы кадәр булгандыр, - ди авылга кунакка кайткан Гөлүзә Василова.

Биектау районында да шундый ук хәл. Анда да бакчаларга бераз зыян килгән.

- Бездә 5-6 минут тирәсе яуды. Зурлыгы борчактан зуррак булгандыр. Печәннәр, суганнарны аударды инде. Болай тишелгән түбәләр, зур югалтулар булмады, - ди Татар Урматыннан Рамил Гыйльманов.

Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында исә гарасат кичә узган. Анда гарасат көчлерәк булган.  

-Теплицаны очыртып китмәсә ярый инде, дип борчылып тордык. Авылда берсенең гараж түбәсен каерып аткан, икенче берәүләрнең зур тупыл агачы авып, коймаларын сындырган. Башка зыян салмады үзе, Аллага шөкер, - диде әңгәмәдәшебез Зөлфия апа.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading