16+

Татарстанда 13 кеше "документымны яки акчаларымны алып чыгам" дип һәлак булган

Ялкын чорнап алган абзардан чыгарылган терлекләрне ераккарак куаламасаң, алар киредән ут эченә томырыла. Йорт хуҗаларын да саклап-тотып тору хәерле.

Татарстанда 13 кеше "документымны яки акчаларымны алып чыгам" дип һәлак булган

Ялкын чорнап алган абзардан чыгарылган терлекләрне ераккарак куаламасаң, алар киредән ут эченә томырыла. Йорт хуҗаларын да саклап-тотып тору хәерле.

Куркыныч саннар

— Республикада быел 13 кеше “документымны яки акчаларымны алып чыгам”, дип, янган йорт эченә кереп китеп һәлак булды. Мондый адымга барырга ярамый, - дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин 25 ноябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Татарстанда быелның 24 ноябренә 5 мең 260 янгын очрагы теркәлгән. Әлеге фаҗигаләрдә 137 кеше үлгән, 196 кеше тән пешүләре алган.

“Чакматаш” сабыйлар

— Ни кызганыч, янгында 3 бала корбан булды. Әлмәт районында өч бертуганның берсе, күрше бүлмәгә чыгып, шырпы белән уйнаган. Нәтиҗәдә, өйдәге әйберләргә ут капкан. Әниләре ике баласын җитәкләп урамга йөгергән, өченче баласына исеме белән кычкырган. Җавап бирүче булмаганлыктан, ана кеше өченче баласы урамга чыгып киткәндер, дип уйлаган. Ләкин, сабый куркудан урындык астына кереп качкан була һәм ут эчендә кала, - дип, җан тетрәндергеч вакыйганы сөйләде эчке хезмәтләр полковнигы Максим Трущин.

Шырпыларны, кабызгычларны сабыйлардан еракка яшерегез. Кекенә балаларга мич-учак, газ плитәсе кабызырга рөхсәт бирмәгез. Янган ут-учак янында үзләрен генә калдырмагыз.

Йорт-шәхси, фаҗига-уртак

Янгыннарның 46 проценты шәхси торак өлешенә туры килә.

Пенсионерлар, инвалидлар өйләрендә янгыннар чыга. Алар ут кабызганлыкларын онытып җибәрәләр. Исереклек-үзе бер аерым бәла. Янгыннарда үлгән кешеләрнең 82се спиртлы эчемлек кулланган булган. Ятакта исерек хәлдә тәмәке тартырга һич тә ярамый, кеше йоклап китеп, төпчеген урын-җир өстенә төшерәчәк,-дип искәртте Максим Трущин.-Һава салкынайтканлыктан, кешеләр өйләрендә мичләр яга башлады. Яргаланган һәм искергән мичләрне файдаланырга ярамый. Өйләрдә яки төзелеш “бытовка”ларында кулдан ясалган электр җылыткычларын куллану, шулай ук хәвефле. Заводта ясалган электр җылыткычларны гына файдалану кирәк. Электр чыбыкларын һәм розеткаларны даими күзәтеп тору зарур, бушаган урыннарны ныгыту мәслихәт, - диде Максим Трущин.

Янгын “сыбызгысы”

Татарстан Президенты теләктәшлегендә республикада 2016 елдан башлап, сугыш ветераннары, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм социаль яктан авыр гаиләләр өйләренә яки фатирларына бушлай автоном янгын хәбәр бирү аппараты урнаштырыла.

— Шушы аппарат “сызгырып” 49 янгынны башлангычында хәбәр итте, 103 кеше янгыннан коткарып калынды. Әлеге аппаратны һәр өйгә һәм фатирга урнаштырырга тырышырга кирәк, бәясе дә кыйммәт түгел, - диде Максим Трущин.

Белеп тор:

—кечкенә балаларга шырпы бирмәгез;

—балаларны өйдә яки учак янында ялгызларын гына калдырмагыз;

—ватык электр җиһазларын кулланмагыз;

—газ исе таралган өйдә, бинада ачык ут кабызмагыз, электр ялгагычларын аермагыз-тоташтырмагыз;

—электр җылыткычларын төнгә калдырмагыз, өстендә кием киптермәгез;

—розеткага берьюлы берничә аппарат тоташтырмагыз.

Коткару хезмәтенең бердәм телефоны: 112.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading