16+

Татарстанда 690 бала өйдән торып укый

Әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты яки күбрәге авырый икән, сыйныфлар дистанцион укуга күчә.

Татарстанда 690 бала өйдән торып укый

Әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты яки күбрәге авырый икән, сыйныфлар дистанцион укуга күчә.

Кайбер сыйныфларда авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 690 бала өйдә утыра. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә Казанның 27 мәктәбеннән, Лениногорск белән Чаллының берәр мәктәбеннән 29 сыйныф, ягъни 690 бала өйдән укуын дәвам итә», — диде спикер.

Искәртеп үтик, әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты яки күбрәге авырый икән, сыйныфлар дистанцион укуга күчә. Бу карарны мәктәп җитәкчелеге яки Мәгариф идарәсе кабул итә.

Уку елы башыннан температура һәм Кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) симптомнары булган 6162 укучы мәктәпкә кертелмәгән.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading