16+

Татарстанда 8861 үзгәреш көтелә

Россиянең башка төбәкләре гомер бакый Татарстанга сокланып, үрнәк алып һәм шаккатып яшәр, мөгаен.

Татарстанда 8861 үзгәреш көтелә

Россиянең башка төбәкләре гомер бакый Татарстанга сокланып, үрнәк алып һәм шаккатып яшәр, мөгаен.

Министрлар Кабинетында 3 сентябрьдә узган брифингта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән Татарстан Президенты киңәшчесе Наталия Фишман «Безнең ишегалды» республика программасы башлануы турында хәбәр итте.

– Республикада социаль эчтәлекле 40 программа гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты теләктәшлегендә тагын бер программага – ишегалларын капиталь төзекләндерү эшләренә колачлы рәвештә керешәбез, – диде Ирек Фәйзуллин.

– Мәскәү һәм башка төбәкләр белән телефоннан сөйләшкәндә, «Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча программа башланды», – дип әйткәч, хезмәттәшләрем чиктән тыш гаҗәп­ләнәләр, чөнки мондый программа бер генә төбәктә дә юк, – дип өстәде Наталия Фишман.

Татарстанда күп фатирлы йортларга караган 8 861 ишегалды 50 миллиард сумга капиталь ремонтлана, эш өч елга исәпләнгән. Программага 2014 елдан элегрәк барлыкка килгән ишегаллары алына.

– Тәүге чиратта бер мәртәбә дә ремонт күрмәгән ишегаллары төзекләндерелә. Асфальт түшәлә, тротуар һәм коелар яңартыла, яктыр­ту җиһазлары куела. Аннан соң балалар уен мәйданчыклары һәм спорт мәйданчыклары ясала. Һәр ишегалдына уртача лимит билгеләнде, кемнедер яклау, ә кемнәндер акчаны кысып калдыру булмаячак. Тик биредә бер нечкәлек бар: ишегалдын актарганда, кайбер урыннарда инженерлык челтәрләренең нык тузганлыгы ачыкланырга мөмкин, шунлыктан төзекләндерү эшләрендә чыгымнарның артып китүе ихтимал, – диде Ирек Фәйзуллин.

Наталия Фишман халык белән очрашулар вакытында кешеләрнең инде паркларны гына түгел, ә ишегалларын да төзекләндерүне сорауларын искәртте. Татарстанда дүрт ел эчендә 328 парк һәм сквер яңартылган, моңа 10 миллиард сум тотылган. Халыкка ишегалларын төзекләндергәндә нинди үзгәрешләр кертергә теләгәнлеген ачыклар өчен анкеталар таратыла. Ул анкеталар почта әрҗәсенә куела, шулай ук 8 сентябрьдә – Бердәм сайлаулар көнендә сайлау участокларында да таратыла. Наталия Фишман әйткәнчә, ишегалларында автомобильләр өчен өстәмә урыннар булдырыла, тик яшеллеккә зыян китермәскә тырышылачак.

Ирек Фәйзуллин: «Ишегалларын ремонтлауга 50 миллиард сум билгеләү метро төзелешенә киртә кормый. Метро төзелеше дә алып барыла, паркларны төзекләндерү шулай ук дәвам итәчәк», – дип тынычландырды.

– Предприятиеләр һәм эшкуарлар ишегалларын төзекләндерүдә хәйриячеләр сыйфатында ярдәм күрсәтсәләр, бик әйбәт булыр иде, – диде Ирек Фәйзуллин.
Үз чиратында Наталия Фишман да, бу фикерне куәтләп:

– Паркларны һәм скверларны төзекләндерүдә катнашканнары өчен, предприя­тиеләргә һәм эшкуарларга зур рәхмәт! Әгәр теге яки бу йорттан үсеп чыккан эшкуар төзекләндерелгән ишегалдына эскәмияләр кече архитектура корылмалары урнаштыра икән, мондый гамәлләр фәкать хуплауга лаек, – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading