16+

Татарстанда 9 майга кадәр барлык һәйкәлләргә ревизия-тикшерү үткәрелә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова партия башлангычы турында хәбәр итте: “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге республикадагы барлык һәйкәлләрне тикшереп чыгачак һәм аларның хәленә бәяләмә бирәчәк.

Татарстанда 9 майга кадәр барлык һәйкәлләргә ревизия-тикшерү үткәрелә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова партия башлангычы турында хәбәр итте: “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге республикадагы барлык һәйкәлләрне тикшереп чыгачак һәм аларның хәленә бәяләмә бирәчәк.

Шушы мониторинг нәтиҗәләре нигезендә, партия муниципалитетлар белән берлектә һәйкәлләрне карауны оештыра.

Акциягә 1 апрельдә Питрәч районында старт бирелде. Биредә партия активистлары Ленино-Кокушкино авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлне чистарттылар, территорияне кардан арындырдылар.

Партия 2020 елда һәйкәлләрнең һәм хәрбиләр каберлекләренең интерактив картасын төзеде. Татарстан территориясендәге 2600дән артык һәйкәл хәзер Яндекс эзләү челтәренә урнаштырылган. Барлык һәйкәлләр дә фоторәсемгә төшерелгән, базада аларның тәгаен урнашкан урыны, тарихи белешмәсе, архитектор-төзүчеләренең исемнәре бирелгән. Яңартылган мәгълүмат цифрлы базага бербөтен итеп тупланган.

Цифрлаштыру буенча эшне дәвам итеп, партия картада күрсәтелгән барлык һәйкәлләргә ревизия үткәреп чыгачак. Активистлар барлык районнарда һәйкәлләрнең хәлен тикшерәчәк, кайсы һәйкәлләрнең карауга мохтаҗ булганлыгын ачыклаячак. Бу-чистарту, буяу,  төзекләндерү һәм башка эшләр үткәрү. Мониторинг барышында һәйкәлләр тирәләре җыештырыла.

Татьяна Ларионова партия башлангычы турында сөйләгәндә, һәйкәлләрне кайгыртуның -Татарстанда традицияләрне һәм мәдәниятне саклаудагы иң әһәмиятле бурычларның берсе булганлыгын искәртте.
— Бүген үзебезгә барлык һәйкәлләрнең хәлен ачыклау буенча рейд үткәрүне бурыч итеп алдык. Кышкы чорда үзенчәлеклерәк хәстәрләү таләп ителә, ә кыш узганнан соң-карарга кирәк: бүген һәйкәлләрнең һәм аларның тирә-юне нинди хәлдә икән? 9 майга һәр һәйкәл-сугыш кичергән кешеләргә рәхмәт хисләре белдерер өчен лаеклы урын булачак. Геройларга хәтеребез һәм рәхмәтебез чиксез булырга тиеш, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading