16+

Татарстанда бал кортлары нидән үлгән?

Газетабызның бер санында күпләп бал кортлары үлүе турында язма чыккан иде.

Татарстанда бал кортлары нидән үлгән?

Газетабызның бер санында күпләп бал кортлары үлүе турында язма чыккан иде.

Кортларның пестицидлардан зыян күргән булуы ачыкланды. 


Исегездә булса, ул вакытта кортларның үлү сәбәбен умартачылар кырда рапска сиптерелгән пестицидлар аркасында булырга тиеш дигән фикер белдерде. Кайбер умартачылар үлгән кортларны лабораториягә тикшертүгә озатуын да әйтте. Кортларның чынлап та шул пестицидлардан зыян күргән булуы ачыкланды, дип хәбәр итте безгә «Балыкчылык һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет управ­ле­ние­се генераль директоры Фаиз Динмөхәммәтов. Анализлар 100 процент шуны күрсәтте, диде ул.

Рапсны соңгы вакытта бик күп хуҗалыклар чәчә. Ул – иң отышлы культура, чөнки бәясе югары йөри, аны сатып, яхшы гына акча эшләп була.
– Хуҗалыкларга файдасы бар, ә менә умартачыларга баш авыртуы ул. Рапсның чәчәге кортлый, шуңа да аны саклау өчен агуламый булмый. Кортлар исә, шул чәчәккә очып, бал җыя. Рапсны исә, авыл читендәге кырларга чәчәләр, – дигән иде баш умартачы беренче сөйләшүебездә.
Кортлар үлүе турында шикаятьләр шактый килгән. Чистай, Минзәлә, Биектау, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Актаныш, Мамадыш районнарыннан 28 умартачы мөрәҗәгать иткән.
Фаиз Динмөхәммәтов әйтүенчә, килгән зыянны каплау өчен Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы акчалата ярдәм күрсәтәчәк. Аны алу өчен умартачылар министрлыкка документлар, аерым алганда, умарталык паспортын, авыл җирлеге советыннан ничә умарта оясы барлыгы турындагы белешмә һәм кортларның үлүе турындагы тикшерү актын тапшырырга тиеш булган.
– 22 умартачы гына тапшырды. Аларны карап тикшердек, 1012 умарта оясына барлыгы 6 млн 72 мең сумлык зыян килгән. Бер умартага 6 мең сум туры килә, – диде ул.

Баш умартачы киләсе елга рапсны авылдан, умарталыктан һич югы 5-6 чакрым ераклыкта чәчәргә, алдан ук чәчү әйләнешен карарга, агуны кирәксә дә, кирәкмәсә дә сибүне туктатырга кирәклеге турында тәкъдимнәрен җиткерүен дә сөйләде.
Берочтан без аңардан быел бал уңышын да сорадык. Былтыргыга караганда, бал күпкә аз чыккан. Кортлар үлеме белән генә бәйле түгел бу. Җәй салкын һәм яңгырлы килде, кортлар үз балларын үзләре ашарга мәҗбүр булды, диде Фаиз Динмөхәммәтов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безне агулап, бездэ устерэлэр дэ, чит илгэ саталар...

    Мөһим

    loading