“Конфликтларның күбесе укытучы һәм укучы арасында була. Өченче затлар, башлыча әти-әниләр, кушылганнан соң катлаулана. Еш кына шәхескә күчү башлана һәм хәлләр судка кадәр барып җитә. Әти-әниләр катнашындагы бәхәсләр саны сизелерлек артты. Әгәр дә кагыйдәләр барысы да үтәлә икән, мондый хәлләрне булдырмый калдырырга да мөмкин”, – дип аңлатты бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
«Ятимнәр каршында без бурычлы»
Республикада икенче тапкыр ятим калу очраклары югары, ди Ирина ханым.
“Сәбәпләр төрле. Кайбер очракларда бу тәрбиягә бала алырга теләүчеләрнең психологик яктан әзер булмавы белән бәйле. Гаиләгә алып, кире балалар йортына кайтару бала өчен аны бөтенләй дә тәрбиягә алмаганга караганда зуррак стресс булачак. Чөнки кайбер балаларны икешәр, өчәр тапкыр кире кайтаралар. Без ул балалар каршында бик бурычлы. Чөнки әти-әниләр өйдә шундый бала булуга еш кына әзер түгел. Ул балаларның сәламәтлек ягыннан гына түгел, психологик проблемалары да күп була. Шуңа да аларга психологик ярдәм күрсәтү кирәк. Бу өлкәдә “бушлыклар”ның күплеге, кызганычка, балаларны кире кайтаруга китерә”, – диде Волынец.
Күп очракта бер дә баласы булмаган гаиләләр тәрбиягә бала алырга ниятли икән. “Алар үзләрен әти-әни итеп тоярга тели. Кайчагында мәкерле максатлардан да бала алучылар бар. Әлбәттә бала моны сизә, тоя. Шуңа да бу системаны камилләштерергә кирәк. Бәлки башта балаларны ялларга гына алыргадыр”, – диде Ирина Волынец.
Психологлар кирәк!
Комитет рәисе Светлана Захарова фикеренчә, проблеманы чишәр өчен психологлар ярдәме кирәк. Шулай ук яшь әти-әниләрнең идеологиясе булмау да бу өлкәдә хилафлыклар тудыра, ди парламент вәкиле.
“Без бу мәсьәлә хакында инде күп тапкырлар сөйләшкәнебез бар. Бу өлкәдә, әлбәттә, психологларның өлеше зур. Алар мәктәпләрдә дә булырга тиеш. Бәхәсле ситуацияләр туа. Хәзер 90нчы елларда үскән, СССР таркалганда туган балалар әти-әни була. Ул чорда совет тәрбиясе юкка чыкты. Кешеләр идеологиясез, бернәрсәсез калды. Хәзер генә ул бераз идеология барлыкка килде”, – диде Светлана Захарова.
Комментарийлар