16+

Татарстанда бер хатын дәрвиш янына урманга яшәргә китә һәм улыннан колак кага

Чаллыда яшәүче хатын дәрвиш янына урманга китә һәм улыннан колак кага.

Чаллыда яшәүче хатын дәрвиш янына урманга китә һәм улыннан колак кага.

Яр Чаллыда яшәүче Лилия Миннебаева дәрвиш Владимир Суховтан өйрәнер өчен урманга яшәргә киткән. Әти-әнисе сүзләренчә, хатын үзенең 6 яшьлек улын приютта калдырган. Күрәсең, әлеге чарага барырга мәҗбүр булганнар, чөнки бала куркыныч тормыш шартларында яшәгән. Андрей Малаховның "Прямой эфир" тапшыруында хатын-кыз малайның урманда яшәтергә теләвен белдергән.

Лилиянең әнисе һәм әтисе ярдәм сорап журналистларга мөрәҗәгать иткән. Алар фикеренчә, Сухов - алдакчы, кызларының бар акчаларын алдап алучы манипулятор. Оныкларын алар приюттан суд аша алырга өметләнәләр, ә кызлары белән яшәүче дәрвиш ирне алар сектант белән чагыштыралар. Һәм кызларын аның йогынтысыннан йолып алырга өметләнәләр.
Владимир Сухов инде алты ел урманда яши. Аның тирәсендә кечкенә генә бердәмлек (коммуна) җыелган. Сүз уңаеннан, журналистлар белән Сухов еш аралаша. Мәсәлән, узган ел ул "көчләүдән, ачудан, нәфрәттән" урманда дәвалану өчен сигез балалы хатынын ничек калдырганын бәян иткән.
Шәһәрдә ул кикбоксинг буенча тренер булып эшләгән, урманда психологик ярдәм сорап килгән кешеләр белән эшли. Аның сүзләренчә, ул  кешеләргә бәйлелектән арындыра- наркомания һәм алкоголизм чирләреннән ярдәмгә килә.

Владимирның хатыны иренең әлеге адымын хупламаган, алар аралашмый.

Видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X