16+

Татарстанда эшсезләр саны 700гә арткан

Эш урыннарын югалткан хезмәткәрләр эшсез статусын алу өчен электрон рәвештә теркәлә ала. Алар «Работа в России» яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза калдырырга тиеш була.

Татарстанда эшсезләр саны 700гә арткан

Эш урыннарын югалткан хезмәткәрләр эшсез статусын алу өчен электрон рәвештә теркәлә ала. Алар «Работа в России» яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза калдырырга тиеш була.

Моның өчен башта ЕСИА, ягъни идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасы дәүләт хезмәтләре порталыннан расланган теркәлү язуы кирәк. 

Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, республика халкы электрон дәүләт хезмәтләреннән актив куллана. Бүгенге көнгә идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасына 2 млн 71 мең теркәлү язуы кертелгән. Беренче тапкыр гына теркәлүчеләргә башта шәхесен раслатырга кирәк була. Моның өчен йә күпфункцияле үзәккә, йә Пенсия фонды бүлекчәсенә, яки “Ак барс” банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Министр хәбәр иткәнчә, 13 апрельдән күпфункцияле үзәкләр офислары эшли башлаячак. Хезмәткәрләр бер-беренә якын утырмасын өчен 800 тәрәзәдән 400е эшли башлар дип көтелә. Куркынычсызлыкны саклау ниятеннән, чиратлар хасил булмасын өчен, анда бару өчен башта язылырга кирәк була. Моның өчен телефон аша язылырга кирәк: 8 843 222 06 20 (бу номер күпфункцияле үзәкләрнең сайтларында бар). Пенсия фондларына да алдан язылып кына барып була. Телефоны: 8 843 279 27 27. “Ак барс” банк офислары бүлекчәләренең яртысы диярлек эшләми, шуңа да аларның ничек эшләвен банкның сайтыннан яки дәүләт хезмәтләре сайтыннан табарга була.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, эшсезләр саны 1 апрельдән 700 гә арткан. Министрлык алып барган мониторингтан күренгәнчә, «Работа в России» порталында вакансияләр 38 мең, бүген эшләүне туктатмаган предприятиеләрдә исә 23 мең вакансия исәпләнә.

Министр ил башлыгы Владимир Путинның күрсәтмәсен искә алып, 1 марттан эшсез калганнарга апрель, май, июньгә эшсезлек өчен пособиенең автомат рәвештә иң югары планка буенча түләнәчәген һәм аның 12 мең 130 сумга кадәр арттырылуын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading