Татарстанда инсультны яңача дәвалыйлар. Россиядә тиңе булмаган бу алымны бездә беренче тапкыр 2009 елда сыныйлар. Узган атнада Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә Россиянең 15 төбәгеннән килгән 40ка якын табибка инсультны дәвалауның камилләшкән ысулын тәкъдим иттеләр. Уникаль җайланма – стент-ретривер ярдәмендә операция ясау үзенчәлекләре хакында Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә рентгенхирургия алымнары белән дәвалану бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Михаил Володюхин белән сөйләштек.
– Ишемия инсультын дәвалауда бездә Россиядә тиңе булмаган җайланма кулланыла. Аның уникальлеге нидә?
– Үлемгә китергән сәбәпләр арасында беренче урында миокарда инфаркты торса, икенче урында – инсульт. Бу авыруны кисәтү, вакытында тиешле ярдәм күрсәтү мөһим. Инсульт вакытында баш миендә кан йөреше бозыла, тромблар барлыкка килеп, кан тамырлары тыгылырга мөмкин. Авыруны дәвалау өчен бу тромблардан механик юл белән котылырга тырышабыз. 2009 елга кадәр ясалган операцияләр белән чагыштырганда, яңа алым белән дәвалану 80 процент нәтиҗәлелек бирә. Операциядән соң кешенең кан йөреше тиз арада җайга салына. Бу кешенең инвалид булып калу куркынычы кими дигән сүз, инсульттан соң кешенең үзен-үзе йөртә алуы, тулы тормыш белән яшәве мөһим.
– Операциядә кулланыла торган әлеге уникаль җайланма – стент-ретривер тромбны ничек юк итә?
– Җайланманың размерларын исәпкә алып (ул 2-4 мм чамасы), операция боттагы артерия аша ясала. Бу – пациент өчен куркынычсызрак, хирург өчен дә җайлырак. Башы пәрәвез ятьмәсен хәтерләткән стент катетер, үткәргечләр аша баштагы кан тамырларына, тромб булган урынга кертелә. Ул берничә метр араны да үтәргә мөмкин. Аннары ул тромбны ятьмәсенә эләктереп ала, хирург стентны тромб белән бергә тартып чыгара. Катлаулыгына карап, операция 25-35 минутка кадәр дәвам итә. Бу алым белән дәвалаганда, кан йөреше бик тиз җайга салына.
– Татарстанда мондый операцияләрне тагын кайда ясыйлар? Елына ничә операция туры килә?
– Бу операция Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән тыш Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә, Республика клиник хастаханәсендә, шулай ук Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә ясала. Тиздән Түбән Камада да бу алымны куллана башларлар дип уйлыйбыз. Казанда елына 120 операция туры килә. Безнең 140 мең пациентка хезмәт күрсәтә торган Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә елына 12-14 мең операция башкарыла.
Россиядә ел саен 450 мең кеше инсульт кичерә. Бу авырудан 85 процент кеше вафат була, 15-16 проценты гына тернәкләнә. Татарстанда 100 мең кешегә 10 инсульт очрагы туры килә.
– Бу алымның нәтиҗәлелеген раслаган нинди вакыйга аеруча исегездә калды?
– Әле менә соңгы операциядә генә дә бу җайланма күп нәрсәләргә сәләтле икәненә тагын бер кат инандык. Бик авыр хәлдә бер пациентны китерделәр. Куллары да, аяклары да хәрәкәтсез, сөйләшә алмый. Кыскасы, тромбны алганнан соң операция өстәленнән төшкәнче үк, ул хәрәкәтләнә башлады, теле ачылды.
– Инсультның билгеләре, аны кисәтү турында газетабызның узган санында язган идек. Кеше елмая, сөйләшә, хәрәкәтләнә алмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга киңәш ителә. Инсульт билгеләре күзәтелгәннән соң, операцияне күпме вакыт эчендә ясау нәтиҗәле?
– Бу чынлап та мөһим момент. Медицинада бу вакыт «терапия тәрәзәсе» дип атала. Инсультның беренче билгеләре күзәтелгәннән соң, иң күбе алты сәгать эчендә авыруга операция ясарга кирәк. Шуңа да кешенең хәле авыр икән, хастаханәгә тизрәк мөрәҗәгать итү сорала. Баш мие тукымасын зарарланганчы саклап калырга кирәк. Бу вакытта инсульт кичергән кешенең тернәкләнүгә өмете зуррак. Ул, инвалид булып, урын өстендә ятмаячак. Операциянең нәтиҗәле узуына да ышаныч зуррак. Инсульт билгеләре күзәтелгәндә, һич кенә көтәргә ярамый. Йөрәкне, кан-тамырлары торышын даими тикшертеп тору да инсультны кисәтергә булыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар