16+

Татарстанда мунчалар белән бергә мәчетләр дә ачылды

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдергәнчә, республикада Covid-19 вирусы таралу буенча вазгыять акрынлап булса да яхшыра.

Татарстанда мунчалар белән бергә мәчетләр дә ачылды

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдергәнчә, республикада Covid-19 вирусы таралу буенча вазгыять акрынлап булса да яхшыра.

Шуны истә тотып булса кирәк, Татарстанда тагын берникадәр ирек рөхсәт ителде. Аерым алганда, атна башыннан җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә битлек һәм перчатка киеп йөрү тукталды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган махсус карарда күрсәтелгәнчә, урамда йөрүчеләргә бераз уңайлыклар тудырылса да, җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида йөргәндә, кибетләрдә һәм хезмәт күрсәтү нокталарында битлек һәм перчатка кию әлегә мәҗбүри булып кала.

Атна башыннан шулай ук тәүлек буенча эшли торган кибетләрдә дә үзизоляция режимына кадәр булган эш тәртибенә күчү мөмкинлеге алды. Ә 11 июньнән Татарстанда кафе һәм рестораннарның ачык һавада урнашкан җәйге верандалары эшли башлый. Бирегә килүчеләр өчен өстәлләр бер-берсеннән метр ярым арада урнашкан булырга тиеш. Әлеге ике карарны, мөгаен, эшмәкәрләр көтеп алгандыр. Димәк, алар да акрынлап кына элеккеге тормышка әйләнеп кайта дигән сүз.

Яңа карарда 15 июньнән башлап Күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне алдан язылмыйча гына кабул итә башлаячаклар. Залларда бер үк вакытта күп кеше булырга тиеш түгел. Аерым алганда, 4 квадрат метр мәйданга, хезмәткәрләрне дә кертеп, бер кеше туры килергә тиеш.

Диңгезләр сагынып көтәдер...

Бу ял көннәрендә Казанда урнашкан мунча-сауналарга шалтыраткан идем. Алар да эшли башлаганнар икән. Саунага кергәндә, бирегә килүчеләр битлектән булырга тиеш. Мунчаларда урнашкан бассейннарга чумарга ярамый, диләр. “Роспотребнадзор шундый таләп куйды. Мин сезне, әлбәттә, тикшереп тора алмыйм, шулай да бассейнга чуммасагыз иде”, – диде “ШК” хәбәрчесенә башкалада урнашкан бер сауналар челтәренең администраторы.

Массакүләм мәгълүмат чараларында 15 июльдән чит илләргә самолетлар оча башлавы турында да язалар. Россия Транспорт министрлыгында булган җыелышта нәкъ менә шул мәсьәлә буенча фикер алышу булган икән. Исемлектә барлыгы 27 аэропорт күрсәтелгән. Аларның дүртесе – Мәскәүдәге аэропортлар, шулай ук Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара, Ростов, Казан һәм башка калалардан да даими рейслар ачу күздә тотыла, диелә хәбәрдә. Рейслар бары тик коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыкланган төбәк һәм илләргә генә булачак, имеш. Андыйлар арасында россиялеләрнең яраткан иле – Төркия дә бар.

Авылларда бәлки узар әле
Башка елларда бу вакытта без инде гөрләп Сабан туйлары уздыра идек. Халык түземсезләнеп көткән Президент фәрманы газетабыз басмага тапшырылганда чыкмаган иде әле. Шунысы үзенчәлекле, аерым зур калаларда милли бәйрәмебез узмаячагы хакында билгеле булды. Чаллыда, Сабантуй гына түгел, 24 июньгә билгеләнгән Җиңү парады да узмаячак. Әлмәттә дә язгы кыр эшләре тәмамлануга бәйле бәйрәмебез үткәрелмәчәк. Шулай да, район башлыгы Тимур Нагуманов Сабантуйның кече торак пунктларда үткәрү планлаштырылуы, хәзерге вакытта кайсы авылларда узачагы һәм көннәре хәл ителә, дип белдерде.

Җомгага намазлык алып кил!
Узган җомгада исә республика мөселманнары көтеп алынган вакыйга булды: Татарстан мәчетләрендә янәдән җомга намазларын җәмәгать белән уку рөхсәт ителде. Монда да билгеле бер тәртипләп үтәлергә тиеш.
– Халык мәчетне сагынып, ашкынып килде, – диде безгә Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин. – Күбесе битлек, перчатка киеп, үзләре белән намазлыклар алып килде. Мәчеткә сыйган кадәрен керттек тә, калган кешеләрне ишегалдына ике яклап тездек. Берсен дә кире бормаска тырыштык. Намазлыклары булмаганнарга 100 сумлык арзанлы намазлыклар сатуны оештырдык. Бу бик җайлы, үзләре белән машинада да йөртә алалар, теләсә кайсы мәчеткә кереп укыйлар. Мәчеттә биш вакыт намазны да килеп укырга була. Мөселманнар мәчетләрне бик сагынган. Намазларыбызны Аллаһ кабул итсен, – диде ул.
Кыскасы, акрынлап кына элеккеге яшәү рәвешебезгә кайтабыз, бугай. Бирсен Ходай!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading