16+

Татарстанда спиртлы эчемлекләр сату вакыты үзгәрә

Бүген Татарстан Дәүләт Советы спиртлы эчемлекләр сату вакытына бәйле закон проекты кабул итте.

Татарстанда спиртлы эчемлекләр сату вакыты үзгәрә

Бүген Татарстан Дәүләт Советы спиртлы эчемлекләр сату вакытына бәйле закон проекты кабул итте.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республикада спиртлы эчемлекләр сату вакытына бәйле закон кабул итте. Аның нигезендә, хәзер спиртлы эчемлекләрне сәгать 23.00 дән алып иртәнге 8.00 гә кадәр генә сатарга ярамаячак. Моңа кадәр Татарстанда 22.00 дән көндезге 10.00 гә кадәр спиртлы эчемлек сату тыела иде.

Закон проектын парламент вәкилләренә депутат Лотфулла Шәфигуллин тәкъдим итте. Аның фикеренчә, Россиядә спиртлы эчемлекләр сату төнге 11 дән иртәнге 8 гә кадәр генә тыелган. Шул исәптән, күршеләребез Самара, Киров өлкәләре, Чувашия, Башкортстанда да шундый ук чикләүләр бар. Димәк, эчәргә теләгән кеше күршеләргә генә дә барып килә ала, дип саный Лотфулла әфәнде. Өстәвенә, кичке вакытта спиртлы эчемлекләр сату тыелу сәбәпле, республика 1,5 млрд сум керем югалта.

Депутат, эшмәкәр Олег Коробченко бу закон проекты өчен комитет утырышында тавыш бирүен, әмма Татарстанның Ислам республикасы икәнен искәртте.

“Без бу законны (спиртлы эчемлекләрне сатуны 22.00 дән 10.00 гә кадәр сатуны тыю хакында сүз бара) бик озак, 3-4 ел кабул иткән идек. Сату вакытын арттыру бернәрсә дә хәл итми. Без бит Ислам республикасында яшибез. Эшмәкәр буларак, әлбәттә, мин керем яклы. Әмма без үзебез шул рәвешле кешеләрне спиртлы эчемлекләр сатып алырга этәрәбез түгелме?”, - дип борчуын  җиткерде Коробченко.

Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу уңайдан фикерен белдерде.

“Ислам дәүләте, тегеләй-болай... Без үзебезне чикләргә тиеш түгел. Эчәргә теләгән кеше барыбер җаен табачак. Безгә халык белән эшләргә кирәк, чикләүләр кертергә түгел. Кешенең сатып алырга иреге булып та, аның алмаска теләген булдыру юлларын табарга”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Закон проектын яклап 63 депутат тавыш бирде. Биш депутат каршы чыкты, тагын бишесе фикерен белдерүдән баш тартты. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading