16+

Татарстанда татарның саны кими икән, Татарстанны да юк итәргә мөмкиннәр.

Халык санын исәпкә алу, ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан һәм аның киләчәге, милли мәсьәләләр... Журналист, сәясәт белгече Руслан Айсин фикерләре.

Татарстанда татарның саны кими икән, Татарстанны да юк итәргә мөмкиннәр.

Халык санын исәпкә алу, ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан һәм аның киләчәге, милли мәсьәләләр... Журналист, сәясәт белгече Руслан Айсин фикерләре.

Башкалардан өстенлек
1917 елда татарлар үзләре күтәрелде. Икенчедән, Ленин татарларга таянды, ул безнең потенциалны яхшы белә иде. Бер язмасында Ленин: “Евразия киңлекләрендә татар – иң мәгърифәтле халык”, – ди. Эчке төбәк продукты буенча элеккеге союздаш республикалардан без өстен торабыз. Ягъни без сәяси, икътисади, мәдәни һәм фәнни потенциал буенча башкаларны да уздырабыз. Безнең йөрәк дәүләтчелек идеясы белән тетри.

Мөстәкыйльлек турында
Мөстәкыйльлек – ул җаваплылык дигән сүз. Без җаваплылыкны үзебезгә алдык. Ул вакытта Минтимер Шәймиев алды, татар халкы, Татарстан халкы алды. Чөнки дәүләт таркала. Икътисади, сәяси, хуҗалык элемтәләре таркала башлады (СССР таркалганнан соң булган чор хакында сүз бара – авт.). “Без!” дип игълан итеп, җаваплылыкны үз өстебезгә алдык. Хәзерге вакытта да Татарстан алдынгы рәтләрдә. Без дөрес юлга басканбыз, федерализм байрагын күтәргәнбез.

Бердәмлек идеясе
Яһүдләр 200 мең елга якын сәяси диаспора буларак үзләрен саклап калган. Телләрен дә яңадан торгыздылар. Андый чор безгә дә килеп җитәр дип уйлыйм. Аның өчен идея булырга, ул идея без – бердәм халык, без – бөек милләт, безнең мәдәниятебез, телебез, динебез бер, тарихыбыз уртак булудан гыйбарәт.

Сәяси элита җитми
Безгә көчле булырга кирәк. Беренчедән, көчле элитабыз булырга тиеш. Икенчедән, кайбер мәсьәләләрдә, мисалга тел, мәгариф системасында, без чикләнмәскә тиеш. Мәгариф – ул бәйсезлеккә беренче адым, дигән иде Гаяз Исхакый да. Бу эчке бәйсезлеккә дә кагыла. Безгә аңлы, сәяси элита җитми. Әмма фәлсәфи, цивилизацияле карашлы элита бездә әле формалашмаган. Татарның бар нәрсәгә үз карашы булырга тиеш.

Татарстан көчле булырга тиеш!
Милләтнең тарихи Ватанында яшәүчеләр саны зур әһәмияткә ия. Формуласы гап-гади: Татарстан көчле булганда, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә көчле. Милләттәшләребез көчле булганда, Татарстан да көчле. Без аларга таянабыз, алар безгә таяна. 2002 елда Халык санын алу кампаниясен дә, 2010 елда да татарларны төрле субэтник төркемнәргә бүлү, кайбер милләттәшләребезне аеру кампанияләре стратегиясе хәзер дә бара күрәсең. Россиядә бер халыкны да шулай бүлгәләмиләр. Чөнки безнең көчле икәнебезне беләләр. Халык санын исәпкә алу кампаниясе вакытында әлбәттә, татар булып язылырга кирәк. Әгәр дә татарның саны Татарстанда кими икән, Татарстанны да юк итәргә мөмкиннәр. Татарлар саны монда аз, алар күпчелекне тәшкил итми, димәк, Татарстан Республиканың исеме дә булырга тиеш түгел, дияргә мөмкиннәр. Без шуңа киртә куярга тиеш. Әлбәттә безгә дә, милләттәшләргә дә җиңел түгел. Без – көчле милләт, бердәм милләт. Алга таба да шулай булачагына ышанам.

Шәһәр+авыл=милли баланс
Шәһәрдә тулаем рәвештә милли инфраструктура булдырылмаган. Казанда ул бар, мәсәлән. Чаллыда бар, әмма башка шәһәрләрдә юк. Шуңа да авылларга таянырга кирәк. Шул ук вакытта, авыллар бетеп бара. Әгәр дә без шәһәрдә милли инфраструктураны булдырмасак, мәдәниятебезне, рухи учагыбызны югалтырга мөмкинбез. Россия киңлекләренә күз салсак, рус авыллары җимерелә, татар авыллары әле яши.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading