16+

Татарстанда яңа татар авылы барлыкка киләчәк?!

Интернет-басмаларда, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте яңа татар авылы булдырырга җыена, анда яшәргә теләүчеләрдән гаризалар да кабул итә, дигән хәбәр таралды.

Интернет-басмаларда, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте яңа татар авылы булдырырга җыена, анда яшәргә теләүчеләрдән гаризалар да кабул итә, дигән хәбәр таралды.

Имештер, анда ислам динендә булган кешеләр генә яшәячәк, авылның үз мәчете һәм мәдрәсәсе булачак. Яңа проект турында күбрәк мәгълүмат алырга теләп, без Диния нәзарәтенә шалтыраттык.

Диния нәзарәтенең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Казан имамнары җыелышында Татарстан мөфтие урынбасары, "Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов чынлап та шундый идея белән чыккан булган.

– Әлегә татар авылының кайда урнашачагы билгеле түгел, аның өчен җир алынмаган. Бу идея яралгы хәлендә генә, аның эскиз проектлары да әзер түгел. Җир табылгач, ә аны экологик яктан чиста бер районнан алырга уйлыйлар, эскизлары ясалгач кына анда яшәргә теләүчеләрдән гаризалар кабул ителәчәк, – диделәр безгә, Мансур хәзрәтнең сүзләренә таянып.

Проектның максаты – чиста татар авылын булдыру, анда татар мохитен, татар көнкүрешен, татар һөнәрчелеген чагылдыру. Милли киемнәр, милли йортлар, милли гореф-гадәтләрне чиста килеш саклаган бер матур гына авыл барлыкка киләчәк.

– Мөгаен, Казандагы "Туган авылым" комплексын хәтерләтәчәк ул. Комплекс фәкать туристлар өчен генә, ә авылда кешеләр дә яшәячәк. Анда мәчет-мәдрәсә дә ачылачак. Йортларны әзер килеш сатып алырга да мөмкин була, үзләре дә сала алачак. Туристларны да шунда дәшәчәкләр. Авылга килүчеләр татар тормышы белән таныша алыр дип уйланыла, – диделәр нәзарәтнең матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыру балаларга дэваланырга берэр больница ачсаларда ярый

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик якшы булыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Буа районында Сарсаз диген авыл бар бик куп буш йортларда табигате экияттэге кебек яшеллек садлары бар юлы асфальт авыл башына хатле газы керген ут миче дэ бар мечеть тэ бар безнен авылдан ясасыннар эле шул авылны

        Мөһим

        loading