16+

Татарстанда яшьләргә чиратсыз торак бирәчәкләр

27 августка кадәр гаризаны һәм тиешле документларны тапшырган очракта, яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүчеләр чиратсыз торакка дәгъва итә ала. Бәйгене «Татарстан республикасының студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы уздыра. Әлеге программа нигезендә, быел 49 җиңүче фатирлы була ала.

27 августка кадәр гаризаны һәм тиешле документларны тапшырган очракта, яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүчеләр чиратсыз торакка дәгъва итә ала. Бәйгене «Татарстан республикасының студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы уздыра. Әлеге программа нигезендә, быел 49 җиңүче фатирлы була ала.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, студент-аспирантларның, яшь белгечләрнең, авыл җирлегендә яшьләр белән эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан башланган эш инде менә җиденче ел уңышлы гына дәвам итә. Бәйгедә, билгеле булганча, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр яшьләр, 35кә кадәр яшь галимнәр катнаша ала.

Аларның социаль ипотека программасындагы кебек үк Татарстанда теркәлү урыны, торак мәйданының һәр гаилә әгъзасына 18 квад­рат метрдан ким булуы мәҗбүри шарт булып тора. Бәйгенең төп таләпләренең берсе – катнашучының яшьләр белән эшчәнлек һәм яшьләр сәясәте алып баруы тора.
Җиңүчеләр 20 сентябрьдә игълан ителәчәк. Социаль ипотека программасының яшьләргә торак бәйгесе буенча башкарма директоры Наил Вяльшин әйтүенчә, әлеге бәйгедә катнашучыларның төп өстенлеге чиратсыз фатир алу мөмкинлегенә ия булу. Әгәр дә җиңәсең икән, өч елны көтмичә, үз куышың була. Өстәвенә базар бәяләреннән аермалы буларак, фатир бәясен ташламалы шартларда түли аласың.

Күпләр бәйге хакында белми дә калырга мөмкин. Яшьләр эшләре министрлыгының бүлек мөдире Владислав Усанов әйтүенчә, быел яшьләрнең социаль торак программасында катнашучылар исемлеге тагын да арткан. «Быел иҗтимагый оешма лидерлары гына түгел, шәһәр һәм авылларда яшьләр белән эшләүче яшьләр һәм яшь гаиләләр дә катнаша ала. Татарстанда алар 2 меңнән артык. Боларга яшьләр үзәкләре, яшьләр клубларында эшләүчеләр, яшьләр оешмасы белгечләре керә ала», – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading