16+

Татарстанда җылылар кайчан килә һәм июль нинди булачак?

Синоптиклар җәйнең икенче аенда температура нормадан тайпылачак, дип фаразлый.

Татарстанда җылылар кайчан килә һәм июль нинди булачак?

Синоптиклар җәйнең икенче аенда температура нормадан тайпылачак, дип фаразлый.

Һава торышын тикмәгә генә хатын-кыз холкы белән чагыштырмыйлардыр. Иртән торганда ул бер төрле булса, кичкә инде икенче юнәлеш алган була. Атна башындагы белән атна ахырындагысын әйтеп тә торасы юк. Ярый әле “салмак” кына күчеш булса! Юк бит, әлеге дә баягы холыксыз түтәй шикелле, бер көнне 30, ә икенче көнне 11 не “бәрә”!

Менә бу атнаны гына алыйк. Әле 17 июнь көнне генә Мәскәүдә температура рекорды билгеләнгән һәм һава 31 градуска күтәрелгән булган. Ә өч көннән инде 10 градуска кадәр түбәнәйде. Нәкъ печән әзерли торган вакытта бит әле! Иртән чапкан печәнне хәзер кичкә җыям димә. Әле атна азагына яңгырлар, яшенле яңгырлар да фаразлыйлар. Һава да әллә ни җылынмаячак, дүшәмбе, сишәмбедә бөтенләй дә көндез 14 градус кына вәгъдә итәләр. Төнлә һава 3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Шуңа да парникларыгызның ишекләрен ябарга онытмагыз.

Июль аенда һава торышына килгәндә, синоптиклар җәйнең икенче ае җылы һәм хәтта коры булачак, дип фаразлый. Температура да нормадан 1 градуска югарырак булачак икән һәм төнлә 17, ә көндез 23... 29 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Россиянең үзәк өлешендә, Киров өлкәсе һәм Урал ягыннан кала, корылык көтелә, ди белгечләр.

Быел безгә шул гына җитмәгән иде инде, калганы барысы да булды, диярлек. Әмма Ходайдан һәм табигатьтән өстен була алмый кеше, нинди генә акыллы булса да...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading